Әлмәт таңнары

Әлмәттә югалган кыз Оренбург өлкәсендә табылган

Түбән Мактамада югалган 13 яшьлек Ренита Спирихина бүген, 27 октябрьдә, Әлмәтнең полиция хезмәткәрләре тарафыннан исән-сау килеш табылды.

Кыз 22 октябрьдә бию түгәрәгенә китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Югалуының икенче көнендә аның әти-әнисе полициягә гариза яза. Кызны эзләүдә Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт районы буенча идарәсе нең тулысоставы, волотерлар, вуз студентлары катнаша. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан әти-әниләр, укытучылар, сыйныфташларыннан сорау алу үткәрелә. Йортлар, түбәләр, подвал, коелар, ташландык корылмалар тикшерелә. Халык арасында да кызның фотоларын тарату эше оештырыла.

Кыз Әлмәт полицейскийлары тарафыннан Оренбург өлкәсендә исән-сау килеш табыла.

Хокук сакчылары тарафыннан башкарылган тикшерү-эзләү чаралары нәтиҗәсендә шул билгеле була: 22 октябрьдә әти-әнисе белән талашып, өеннән чыгып киткән кыз 1982 елгы танышына кунакка китә. Егеткә ул үзенә 17 яшь дип белдерә. Үзен өеннән әти-әнисе куып чыгарды дип ышандыра. Вакыт бик соң булу сәбәпле биредә куна ук кала. Икенче көнне уртак танышы Ренитаны Оренбургка төзелеш объектына пешекче булып акча эшләргә барырга тәкъдим итә.

Реклама

Полиция хезмәткәрләре яшүсмер кызга эш биргән зат белән элемтәгә керәләр, ул исә үз чиратында кызның кайда булуын тәгаенли. Ренита әти-әнисе белән бергә полиция бүлегенә китерелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыз тәртипле гаиләдән.

Бүгенге көндә балигъ булмаган затны республикадан читкә алып чыгу факты буенча тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: