Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә йөрәккә меңенче операция ясалды

Калабызда ачык йөрәккә беренче катлаулы операция 2008 елның 17 декабрендә ясала. Һәм менә дүшәмбе көнне «Татнефть» ААҖ һәм шәһәр медсанчастенда кардиохирург, РАН һәм РАМН академигы, профессор Ренат Акчурин җитәкчелегендә меңенче операция уңаеннан чираттагы мастер-класс узды.

Россиядә ел саен йөрәк авыруларыннан 500-600 кешенең гомере өзелә. Шуларның 70 проценты ишемиягә туры килә. Республиканың үлем-китем структурасына күз салсак, анда кан әйләнеше органнары авырулары беренче урын алып тора. Менә шуңа күрә дә йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интегүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өстенлекле юнәлешләрдән санала. Әлмәттә мондый ярдәм медсанчасть базасында төбәк медицина диагностика үзәгендә (РМДЦ) күрсәтелә. Белгәнебезчә, "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге кыска срокларда яңа хирургия корпусы төзеп, аны заманча дәвалау-диагностика җиһазлары белән тәэмин итте. Медсанчасть югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт программасында катнашучы буларак билгеләнде. Аның хезмәтләреннән республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр дә файдалана.

РМДЦда 2008 елдан башлап барлыгы 8000 нән артык коронароангиография уздырылган, коронар һәм периферия артериясенә 2600, магистраль һәм периферия тамырларына 1200 дән артык операция ясалган. Һәм хәзер кан тамырларына һәм йөрәк клапанына ясалган операциянең саны 1000 гә җитте. Шушы дәвер эчендә күпме кешенең гомере саклап калынган.

Медсанчасть Россия кардиология фәнни-производство комплексы белгечләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Алар Әлмәттә даими була. Безнең табиблар белемнәрен камилләштерү өчен мастер-классларны көтеп ала. Һәм хәзер үзләре дә алар үрнәгендә йөрәккә катлаулы операция ясый.

Менә бу юлы да академик Ренат Акчурин, комплексның табиб-хирургы, гибридлы хирургия лабораториясе мөдире, медицина фәннәре кандидаты Тимур Имаев тәҗрибәләре белән уртаклашып, операция өстәлендә мастер-класс күрсәттеләр.

- Тарихка күз салсак, йөрәк-кан тамырларына 1988 елда СССР буенча 8 мең операция ясалуын күрербез. 2000 елда инде бу сан 50 меңгә җитте. Әлмәттә шушындый тәүге операциягә биш ел узды. Бүген медсанчастьта аена 200 дән артык операция ясала. Бу энтузиастлардан торган медсанчасть хирурглары командасының әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә, - дип җавап бирде Ренат Акчурин азактан оештырылган матбугат конференциясендә журналистларның безнең белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсе хакындагы соравына. - Татарстан йөрәккә ясала торган операцияләр буенча икенче урынны алып тора.

Медицина чыгымнар таләп итә. Һәм югары технологияле медицина ярдәменең бәясе дә югары. Бу кыйммәтле ярдәмнән бушлай файдалана алу өчен махсус программа нигезендә квоталар билгеләнә. Сөйләшүдә катнашкан республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин ел саен республика бюджетыннан ике миллиард сумнан артык акча бүленүен, медсанчастьның әлеге җәһәттән күрсәткечләре яхшы булуын җиткерде.

- Өстенлек йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына бирелә. Без әлегә йөрәкнең коронар артерияләрендә шунт ярдәмендә кан әйләнешен торгызуга юнәлтелгән операцияне тиешле күләмнең 60 проценты дәрәҗәсендә ясыйбыз. Коронар тамырларга стент урнаштыру өчен үткәрелә торганы 70 процент тәшкил итә. Болар - бик әйбәт күрсәткечләр. Берничә елдан без АКШ, Европаның алга киткән илләрендәге кебек күләмдә операция ясаячакбыз , - диде ул.

Медсанчастьның баш табибы Мөнир Закирҗанов республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр арасында югары технологияле медицина ярдәме кирәк булганнарның күплеген әйтте. Ясалган операцияләр саны да бу хакта сөйли. Быелның алты аенда гына да дәүләт заказы кысаларында 1421 кешегә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән.

- Квотаны арттыру мөмкинлеге юкмы?

- Без субьектлар арасында квота бүленеше буенча беренче урында торабыз, - дип җавап бирде әлеге сорауга Гадел Вафин. - Татарстанда республиканың 15 клиникасында, шул исәптән "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда да 25 меңләп кеше югары технологияле медицина ярдәмен ала. 8 меңләбенә ярдәм квота хисабына бушлай күрсәтелә. Һәр ел саен 150 миллион сум коронографиягә тотыла. Медсанчасть дәүләт заказын сыйфатлы һәм нәтиҗәле үти.

- Йөрәккә операция ясаганда сезнең үзегезнең йөрәгегез ничек тибә? - бу сорау атаклы Ренат Акчуринга бирелде.

- Теләсә нинди авыруны, чирне җиңү, тиз эш итү һәрвакыт канәгатьләнү хисе китерә. Операциядән соң уңай күренешләрне күрү йөрәккә сары май булып ята, - җавап әнә шундый булды.

Матбугат конференциясендә район башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә катнашты. Район башлыгы төбәктә сәламәтлек саклау тармагына зур игътибар бирелүен, мондый катлаулы операцияләрнең республика, "Татнефть" компаниясе җитәкчелеге ярдәме белән ясалуын билгеләп үтте һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250