Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә йортлар өй туен бәйрәм итә

Бу атнада Әлмәттә 7 йорт капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә өй туен билгеләп узачак.

Йортларга капиталь ремонт ясау - республика программасы кысаларында тормышка ашкан проект. 7 ел эчендә республикада әлеге программа белән 12 мең йортка ремонт ясалган. 383 йорт исә Әлмәт районынд. Бу 45 мең кеше җылы, яңартылган йортларда яши башлады дигән сүз.

2015 елда барлыгы 34 йорт капиталь ремонт программасына эләкте. Төзүчеләр проспекты 43а, Р. Фәхретдин 59 һәм 63 йортлары, Промышленная 4 һәм 6 йортларында да капиталь ремонт тәмамланды. Шулай ук, Радищев һәм Тукай урамнарындагы йортлар да яңартылган.

Капиталь ремонтлардан соң йортларны кабул итү ишегалды туе кебек зурлап узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса