Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Яз һәм Хезмәт бәйрәме

Яз һәм Хезмәт бәйрәмен әлмәтлеләр көтеп ала. Быел да Нефтьчеләр мәйданына митингка дип түгел, ә ял итәргә җыелды алар.

Элек демонстрацияләр рәвешендә узган 1 Майны митинглар алыштырып, исеме үзгәрсә дә, һаман да ул хезмәт ияләрен игътибарга, искә алу, хөрмәтләү көне булып кала бирә. Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәм шәһәр паркындагы хезмәт батырлары аллеясына чәчәкләр салудан башланды.

1 Май - таләпләрне җиткерү өчен кулай көн. Транспарантлардагы язуларның елдан-ел үзгәрә баруы күзгә ташлана. Узган ел, мәсәлән, "Икътисади үсеш - халык файдасына", "Пенсионерларга һәм студентларга - дәүләтнең реаль яклавы" һәм башкалар язылган иде. Быел исә аларны "Профсоюзлар куркынычсыз хезмәт яклы", "Гадел социаль гарантияләр" алыштырган. "Лаеклы эш хакы" гына ничә еллар рәттән күпләрнең күңелен ымсындырып, өмет уятып торса да, әлегә ул арту буенча бәяләр һәм тарифларны куып җитә алмый. Профсоюзларның координация советы рәисе Мансур Шәрәпов билгеләп үткәнчә, республикада 250 мең кешенең кереме яшәү минимумыннан түбән, һәр бишенче предприятие зыянга эшли, эш хакларының үсеш темпы кимү дәвам итә, хезмәт хакларын бирүдәге бурыч узган елга карата тагын да арткан. Бу Татарстан буенча.

- Әлмәт үзенең искиткеч хезмәт коллективлары, белгечләре белән дан тота. Аларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә бүген безнең район социаль-икътисади үсешнең күп кенә күрсәткечләре буенча алда бара, - диде, төбәк торышына бәя биреп, район башлыгы Мәҗит Салихов үзенең котлау чыгышында. - Без халыкның табигый үсешен саклап калдык, эшсезлек дәрәҗәсе 1,27 процент тәшкил итте.

Узган ел районда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә 5,5 миллион, үз-үзеңне эш белән тәэмин итү чараларына 12 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. Нефтьчеләр башкаласының үсә, төзекләнә баруын яңа мәктәпләр, клублар сафка бастырылуы, социаль объектларга капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре һәм башкалар раслый. Район башлыгы бу эшләрнең башында торган "Татнефть"кә һәм башка тармак ияләренә рәхмәтен белдереп үтте. Әлмәткә нигез салган, аны фидакарь хезмәтләре белән үстергән ветераннар адресына да җылы сүзләр әйтелде. Бүген әлмәтлеләр Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау өчен җитди эш алып бара. Бер генә ветеран, тыл хезмәтчәне дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел - алга куелган бурыч әнә шундый. Мәҗит Салихов шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең көз көне узачак Дәүләт Советына депутатлар сайлауга да битараф калмаячакларына ышаныч белдерде.
Нефтьчеләр Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, һәр елдагыча, күтәренке кәеф, яхшы күрсәткечләр белән килделәр.

- "Татнефть" компаниясе алга куелган бурычларның барысын да үтәп бара. Хезмәт кешесе мөһимлеген югалтмый. Һәркемнең тормыш дәрәҗәсе аның эш нәтиҗәсенә бәйле, - диде "Татнефть" ААҖ профсоюз оешмасы рәисе, Татарстанның иҗтимагый палатасы әгъзасы Гомәр Яруллин.

Митингта яшьләр дә, сәяси партияләр бүлекчәләре вәкилләре дә чыгыш ясады. Һәркемнең теләге бер - тыныч тормыш, тотрыклы эш, лаеклы хезмәт хакы һәм башкалар.

Бәйрәмгә килүчеләр шәһәр һәм районның үзешчән сәнгать осталары бүләк иткән җыр-биюләрне алкышларга күмеп карады, сәүдә рәтләре халыкны тәм-том белән сыйлады. Ә спорт сөючеләр көч-куәт бирергә Ленин урамына ашыкты. Менә 55 ел рәттән инде 1 Майда эстафета уздырыла. Быел да старт сызыгына укучылар, студентлар, предприятиеләрдә эшләүчеләр, барлыгы 1500 ләп кеше басты. Мәктәпләр арасыннан финишка беренче булып 2 нче лицей кызлары һәм 17 нче мәктәп малайлары килде. Шунысы кызык, калган призлы урыннарда мәктәпләр урыны алышынды гына. Кызлар арасында II-III урыннарны 20 һәм 17 нче мәктәп командалары алса, малайлар арасында әлеге призлы урынны 20 нче мәктәп һәм 2 нче лицей бүлеште.

Иң тиз йөгерүче кызлар һәм егетләр нефть институтында, политехникумда белем ала икән. Предприятиеләр арасында финиш сызыгына "Татнефтегазпереработка" идарәсе командасы беренче, "Елховнефть" икенче, "Әлмәтнефть" өченче булып басты.
Эстафета тәмамлангач, быел беренче тапкыр буларак, массакүләм йөгерү оештырылды. Әлегә калабызның үзәк урамы буйлап гомумбелем бирү һәм спорт мәктәпләрендә укучылар йөгерде. Алдагы елларда бу Әлмәт кроссында студентлар һәм эшләүчеләр дә катнашачак.

Әлмәттә Яз һәм Хезмәт бәйрәме моның белән генә тәмамланмады, шәһәр паркында һәм шарлавыклы буаларда да күңел ачу чаралары көтеп тора иде.

Әлфис Хуҗин, 1 нче мәктәпнең физкультура укытучысы:

- Без 1 Май бәйрәмен һәр елны көтеп алабыз. 1964 елдан бирле бу уңайдан уздырылган чарада катнашам. Элек коллектив белән чыга идек, колонналарда шарлар, транспарантлар күтәреп йөрдек. Безнең физкультурачылар чыгыш ясый иде. Хәзер дә май эстафетасына укучыларыбызны алып чыгабыз. Профсоюзларның таләпләренә карата шуны әйтә алам, шөкер, тормышым җитеш, барысыннан да канәгать, бары тик илдә иминлек булсын, Украина тизрәк тынычлансын иде дип телим.

Анна Дурновцева, тыл хезмәтчәне:

- Миңа 84 яшь. "Әлмәтнефть" идарәсендә нефть әзерләү буенча оператор булып эшләдем. Үз-үземне белә башлаганнан бирле 1 Май бәйрәмен һәрвакыт шатланып каршы алдык. Бөтен гаиләбез өчен зур бәйрәм ул. Мондый бәйрәмнәр бик кирәк. Алар туганлык җепләрен, дуслыкны тагын да ныгыта. Әлмәттә бәйрәмнәр бик матур оештырыла. Тәэсирләребез бик әйбәт. Тормышка карата бернинди ризасызлыгым да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса