Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ятимнәргә йорт төзелә

Әлмәттә быелга каралган программаларның барысы да тормышка ашты. Торак төзелеше буенча план да ел азагына кадәр үтәлчәк - район башлыгы шәһәрдә төзелеш объектларындагы эш барышы белән танышып йөргәндә журналистларга әнә шулай дип белдерде.

Ел азагына кадәр социаль ипотека программасы буенча төзелүче тагын ике йорт тапшырылырга тиеш. Аның берсе "Яшьлек" микрорайонында Изаил Зарипов урамындагы 33 нче йорт адресы буенча төзелә. Йортта ике һәм өч бүлмәле 81 фатир ясалган. Тулаем мәйдан 5183,4 квадрат метр тәшкил итә. Төзелеш заказчысы - "Татнефть" ААҖ. Подряд оешмасы итеп сайланган "Арслан" җәмгыяте төзелешне тәмамлауга якынлашкан. Бүген биредә отделка эшләре, стеналарга обой ябыштыру, линолеум җәю, витраж монтажлау кебек эшләр алып барыла. Журналистларга аеруча ошаганы суның исәбен алучы йорт һәм фатир счетчикларның гомуми коридорда урнаштырылуы булды. Димәк, биредә яшәүчеләрне ОДН проблемасы әйләнеп узачак.

Икенче йорт "Көнбатыш капка" микрорайонында төзелә. Биредән 156 кеше фатир алачак. Торак Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күчерелүчеләр, бюджет хезмәткәрләре арасында бүленәчәк. Подряд оешмасы "Стройкомплекс" ҖЧҖ җитәкчелеге әйтүенчә, йорт 80 процентка әзер. Ул билгеләнгән вакытта - декабрь азагында тапшырылачак. Әлегә монда да төзүчеләр шулай ук отделка эшләре белән мәшгуль. Бу йортта да счетчиклар коридорда булачак. "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы таләпләре дә онытылмаган. Коляскада йөрүче инвалидлар өчен махсус күтәрткечләр ясалган.

Чираттагы тукталыш "Могҗизалар кыры"нда төзелүче 140 урынлык балалар бакчасы булды. Биредә төзелеш август аенда башланган иде. Бинаның беренче каты әзер, хәзер икенче катын төзү бара. "Основа С" җәмгыяте алдына бакчаны киләсе елның февраль аена өлгертү бурычы куелган.

Эшләр барышы белән танышып, карап чыкканнан соң район башлыгы Мәҗит Салихов графиктан артта калу күзәтелмәвен әйтте.

- Безнең тарафтан контроль бар. Документларны вакытында тапшыру буенча да таләпләр үтәлә. 2015 елда да төзелеш быелгыдан ким булмаячак. Инде киләсе ел өчен эш башладык. Кәләйдә булачак клубка фундамент салынды. Участковыйлар өчен төзелергә тиешле ике йортның да тышкы ягы әзер. "Дуслык" микрорайонында 260 урынга балалар бакчасы да киләсе елда сафка бастырылачак, - диде ул.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса