Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Яшьлек” микрорайонында “Яшьлек” скверы ачылды (+ФОТОЛАР)

Бүген шәһәрдә әлмәтлеләргә рәхәтләнеп ял итү, сәламәт тормыш рәвеше белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган тагын бер сквер ачылды. Ул 25 нче мәктәп янында ясалган.

"Яшьлек" микрорайоны исеме җисеменә туры килеп тора. Биредә социаль ипотека буенча да торак йортлар төзелә, яшь гаиләләр саны арта бара. Бүген скверның төрле почмагында аларны - бала җитәкләгән, нәниләрен арбага утырткан әти-әниләрне күпләп күрергә була иде. Кайсыннан гына сорашма, барысы да скверга сөенә, рәхмәтләр укый.

Сквер мәйданы зур. Балаларга уен мәйданчыклары, спорт корылмалары, ябулы беседкалар ясалган. Иң мөһиме, велосипедта йөрү өчен махсус юл каралган. Бүген аларның барысында да җанлылык. Бер беседкада домино, шахмат уйнасалар, икенчесендә балаларга тозлы камырдан һәм башка нәрсәләрдән әйберләр ясау буенча мастер-класслар бирелде. Турникта атылып һәм төрле күнекмәләр күрсәтеп шаккатыручылар да булды. Тамак ялгап алырга теләүчеләр өчен кафе эшли.

Әлеге күркәм сквер "Татнефть" компаниясе ярдәме белән ясалды. Тантанада чыгыш ясап, генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев аның шәхсән генераль директор Наил Маганов идеясе белән төзелүен билгеләп үтте.

Әлеге микрорайонда яшәүче, "Елховнефть" идарәсе геологы Вадим Приходько да гаиләсе белән ял итәргә килгән. Ул әлмәтлеләр исеменнән шундый гүзәл яшел почмаклар, барлык мөмкинлекләр тудырылган скверлар бүләк иткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Сквер ачылу тантанасы җыр-биюләргә дә бай булды. "Сандугач сайрар илем" фестивале җиңүчеләре чыгышларын рәхәтләнеп карадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса