Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “ялган” таксистларны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрелде

Әлмәттә ДПС, транспорт һәм салым полициясе, "Алтел" ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында чираттагы рейд Гадел хөкем йорты янындагы тукталышта үтте.

ДПС хезмәткәрләре шәһәр тирәсе муниципаль маршрутларда йөрүчеләрне, таксистларны тикшерделәр. Рөхсәт документларыннан башка пассажир ташучыларга полицейскийлар административ җаваплылык турында беркетмәләр яздылар, штраф салдылар. Азнакай-Әлмәт маршрутында рейслар ясаучы "легаль булмаган" машина чираттагы тапкыр туктатылды. ӘМР башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рәмзис Хәсәншин хәзер шәһәр эчендә һәм муниципаль маршрутларда төп пассажир ташучылар Әлмәт троллейбус идарәсе һәм "АПОПАТ" ААҖ икәнлеген әйтте. Ләкин соңгы вакытта бу маршрутларда Азнакай шәһәреннән легаль булмаган хуҗа автобуслары күренә башлаган.

Кагыйдәләрне бозулар аз түгел икән. Иминият срогы чыккан килеш йөрү, транспортның төзексезлеге, медицина тикшерүе үтмичә рейска чыгу һ.б. булып тора. Ленин урамында юл билгеләрен санга сукмау да очрый, ә анда массасы 1,5 тоннадан артыграк транспорт чараларына йөрү тыела. Фәкать 5-8нче маршрут автобуслары һәм троллейбусларга гына йөрергә рөхсәт ителә.

Бүген җиңел таксиларга ике дистәдән артык беркетмә язылды. Беренче тапкырында 2000 сум, икенче тапкыр 4000 сум штраф каралган, аннары катырак җәза китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса