Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яфрак азык һәм печән әзерлиләр

Район хуҗалыкларының бу көннәрдә тын алырга да вакытлары юк.

Терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чагы хәзер. Печәне генә аз шул. Язга аяк басканнан алып күренмәгән яңгыр үзенекен итте - матур гына үсеп килгәннәре дә кояштан көя, саргая төште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда бүгенгә республикада 329,4 мең тонна сенаж һәм 74,7 мең тонна печән әзерләнгән. Бу шартлыча бер баш терлеккә 2,3 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә дигән сүз.
Терлек азыгының җитәрлек булуы терлекләрнең яхшы кышлавына, сөтне киметмәвенә алшарт булып тора. Быел печәннең аз булуын күздә тотып, республика җитәкчелеге яфрак азык әзерләүгә дә игътибар бирү кирәклеген җиткерде.
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Ул аларга авыл хуҗалыгы өчен быелгы елның кырыс килүен, аларның ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләп үтте. Авыл хуҗалыкларының һәммәсенә дә предприятиеләр беркетелгән һәм план җиткерелгән. Кеше башына 20 себерке һәм 22 килограмм яшел үлән. Мәсәлән, "Татспецтранспорт" ҖЧҖ 5360 данә яфрак себеркесе, 16 тонна төрле үлән әзерләп, "Ярыш"хуҗалыгына булышырга тиеш. Транспортчылар җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин ярдәмнең булачагына ышандырды. Мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина да хезмәткәрләренең бик теләп булышачагын әйтте. Аларның планы - 360 данә себерке, 1,1 тонна төрле үлән.
Биремне кыска вакытта, яфраклар картайганчы үтәү кирәк. Яфрак әзерләү буенча штаб та төзелгән. Алар бу эш барышын контрольдә тотачак.
Яфрак азыкны һәм үләннәрне каян әзерләргә? - киңәшмәдә шундый сорау бирүчеләр дә булды. Әлбәттә, предприятиеләр иң беренче чиратта үзләре беркетелгән хуҗалык җитәкчеләре белән элемтә булдырырга тиеш. Шулай ук Әлмәт һәм Урман Кәләе урманчылыгы да аларга яфрак азыкны каян җыярга кирәклеген күрсәтәчәк.
Хуҗалыклар терлек азыгына бик мохтаҗ. "Васильевская" хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс Хәбибуллин узган елдан бернинди дә терлек азыгы калмавын, "әгәр ярдәм булса, бик тә шат һәм рәхмәтле булыр идек", диде.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250