Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яңа елны билгеләү 35 яшьлек ир-атны үтерү белән төгәлләнә

2013 елның 31 декабрендә 23.59 сәгатьтә Әлмәтнең Тукай проспектында урнашкан йортларның берсендә 35 яшьлек ир-егетнең боты турысына пычак кадалган үле гәүдәсе табылган.

Бу очрак буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча ("Үтерү") җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, ир-ат иптәш хатын-кызы белән танышына кунакка кергән, ә фатирда тагын берничә ир-ат булган. Хатын-кыз кибеткә чыгып киткән, кайып керүенә бу ир-егет үлгән, ә кунаклардан җилләр искән була.

Хәзерге оператив эзләү эшләре алып барыла, җинаять эше тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса