Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 6 җинаять “кайнар эз”дән ачылган

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә 410 хәбәр кергән, шуның 8 е җинаять уңаеннан.

6 җинаять "кайнар эз"дән ачылган. Ел башыннан җәмәгать тәртибен бозган өчен бүлеккә 82 кеше китерелгән. Алкоголь кулланган 34 кеше "Визит"та кунакта булган. Җәмәгать урыннарында алкоголь куллану һәм тәмәке тарту тыела. Шуңа да карамастан, ел башыннан җәмәгать урыннарында хәмер кулланган 146 кеше тоткарланган. 28 кешегә тәмәке тарткан, балигъ булмаганнарны тәмәке тартуга җәлеп иткән өчен 4 кешегә административ беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250