Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә волейбол ярышлары Олимпия уеннарына багышланды

Әлмәттә Олимпия уеннарына багышлап мәктәп командалары арасында волейбол буенча суперфинал уздырылды.

Турнирга шәһәр беренчелегендә I- IV урыннарны алган командалар чакырылды. Финалда III урын өчен 1 һәм 3 нче мәктәп кызлары очрашты. Кискен уенда 3 нче мәктәп укучылары өстенлеккә иреште. Ә 1 нче урын өчен барган уенда 24 нче мәктәп кызлары 17 нче мәктәп командасын җиңде һәм шәһәрнең иң оста волейболчылары икәнлеген тагын бер кат раслады. Үсмерләр арасында 20, 3, 10 нчы мәктәпләр һәм 1 нче лицей-интернат укучылары уйнады. Уен нәтиҗәсе буенча югары урынга 3 нче мәктәп командасы күтәрелде. 1 нче лицей- интернат үсмерләре икенче урын, 10 нчы мәктәп командасы өченче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250