Әлмәттә узган “Идел – гражданлык университеты” проектының өченче сессиясендә Татарстан Президенты да катнашты
Бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле булыйм дисәң, инновация технологияләрен үстерү зарури - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Идел - гражданлык университеты" тыңлаучылары алдында ясаган чыгышында шуны ассызыклады.
Аның сүзләренчә, республикада инновация инфраструктурасы "акыл сөреше үзгә шәхесләр" әзерләүне күздә тотып күтәрелә. "Көндәшләрдән көчле булыйм дисәң, ярты адым алдан атлау кирәк", - ди республика башлыгы. Хәер, бүген Татарстан болай да ил күләмендә яңа технологияләр үсеше буенча алдынгы санала.
Үзең бел дә башкаларга өйрәт
Әлмәттә "Идел - гражданлык университеты" партия мәгариф программасының өченче сессиясе тәмамланды. "Бердәм Россия" партия активының һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары хезмәткәрләренең өч көнлек укуы "Заманча сәяси процессның үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе" дигән темага багышланган иде. Мәгълүм булганча, республикада әлеге проект быелның мартында старт алды. Аның беренче сессиясе май аенда Казанда үтте. Соңгы ике сессиягә лидерлар Әлмәткә җыелды. Проект кысаларында республика һәм федераль хакимият вәкилләре илнең социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси тормышының актуаль мәсьәләләренә багышланган лекцияләр укыды, түгәрәк өстәлләр, дискуссия һәм дебатлар оештырылды. Соңгыларын отышлы уздыру серләренә активистларны тренингларда төшендерделәр. Сессиянең соңгы чыгышы - Татарстанның инновацион үсеше белән тыңлаучыларны Рөстәм Миңнеханов таныштырды. Партия активы профессиональ, өйрәтелгән, барлык мәгълүматка ия һәм аны сайлаучыга җиткерә белергә тиеш - Президентның фикере шундый.
Кай тарафка йөз тотарга?
Үзенең чыгышы белән Президент республиканың үсеш юнәлешен билгеләде.
- Хәзерге вакытта Татарстан Россиядә сәнәгать үсеше буенча 5 нче позициядә тора. Инвестицияләр күләме буенча - 4 нче урында. Полиэтилен җитештерү базарының 58 проценты безнең кулда. Илдәге автомобиль төзелешенең 30, синтетик каучук җитештерүнең 42 проценты Татарстанга туры килә. Ел саен 32 млн тонна кара алтын табыла. Бу - нефть базарының 6,3 проценты дигән сүз.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 2030 елга кадәр Татарстан кара алтын табу күләмен 30-32 млн тонна күләмендә сакларга ниятли. Ләкин чыганаклар кими.
- Заманында чит илдән битумлы нефть эшкәртү технологияләрен сорадык, сатмадылар. Шуңа күрә дә "Татнефть" үзе яңа технологияләр үзләштереп, югары күкертле авыр нефть табу һәм эшкәртүгә кереште, - диде ул яңа юнәлешнең әһәмиятен ассызыклап.
Президент чыгышында базар икътисадына күчеш чорында бары ике генә: байлар һәм тәэмин ителеше нормадан түбән булган катлам аерылуын, урта сыйныф "төшеп калуын" искә алды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген республика җитәкчелегенең бурычы - шул урта звеноны күтәрү, ягъни кече һәм урта бизнесны үстерү. Моннан ун еллар элек әлеге максат белән инновация мәйданнары булдыруга йөз тоттылар да. "Идел - гражданлык университеты" мәгариф программасы тыңлаучыларына бу юнәлешнең отышлы булуын ул Кама төбәк җитештерү кластеры, "Алабуга" махсус икътисади зонасы, Иннополис-Казан кебек технопарклар эшчәнлеге мисалында раслады.
- Һәр районда шундый индустриаль инновацияле парклар булдырырга ниятлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ә иң мөһиме - новаторлык, техник белемгә балаларны мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләреннән үк тартырга кирәк. Белем бердәм дәүләт имтиханнары билгесе белән түгел, төплелеге һәм сыйфаты, көндәшлеккә сәләтлелек белән бәяләнергә тиеш.
Сорау-җавап
72 сәгатьлек уку программасы барышында дискуссия, дебатлар уздыру серләренә дә төшенгән тыңлаучылар "белемнәрен" республика башлыгы белән аралашып сынап карарга булды ахры. Чыгышыннан соң берәү Президенттан: "Муниципаль берәмлекләргә стратегик үсеш программалары кирәкме?" - дип сорады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бик артта калган төбәкләрнең дә киләчәге бар. "Эре проектлар белән булмаса, шәхси хуҗалыкларны үстерү аша эшмәкәрлек рухын күтәрергә мөмкин", - диде ул. Чистай вәкиленең: "Дәүләт җитәкчесе өчен нинди сыйфатлар мөһим?" - дигән соравына:
- Иң төп сыйфатларның берсе - даими камиллеккә омтылу, - дип җавап бирде. - Һәркем үз өстендә эшләргә тиеш, бу укулар да сезнең өчен файдалы чара, - дип ассызыклады.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән 3 нче сессия барышында аеруча активлык күрсәткән 10 тыңлаучыга укулар узу турындагы сертификатлар тапшырды. Ә гомумән, бу көнне республика шәһәр-районнарыннан 109 кеше кулына шундый сертификат алды.
Ләйләгөл Минаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа