Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә укытучыларны зурладылар (+ фотолар)

Дүшәмбе көнне Россиядә укытучылар көнен билгеләп узачаклар. Шул уңайдан Әлмәттә мөгаллимәләрне котладылар.

Быелгы тантана "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында оештырылды. Якты залга Әлмәт районында ничә еллар хезмәт куйган иң оста укытучыларны, сәләтле яшьләрне чакырганнар иде.

Катлаулы һәм болгавыр заманада да укытучылар һөнәре иң хөрмәтлеләрдән саналды. Аларның абруе еллар узып та төшми, киресенчә буыннардан буыннарга якты бер нур булып кала бирә. Моны район башлыгы Айрат Хәйруллин да искәртеп үтте. Залга җыелган барлык укытучыларны бәйрәм белән котлап, ул үз чыгышында Әлмәт районында мөгаллимәләрнең лаеклы урын алып торуын, төрле чараларда актив катнашуларын ассызыклап үтте.

- Безнең укытучылар республикада әйдәп баручылардан! Ел да иң яхшы

укытучы бәйгесендә катнашалар, төрле республика грантлары оталар. Замана белән бергә атлап барулары да аларда соклану уята. Моннан 5 ел элек мәгариф системасына зур үзгәрешләр кертелгәч тә, алар яңа технологияләрне, электронлашуны бик тиз үзләштерде, - диде район башлыгы.

Мәгариф өлкәсендәге фидакәрь хезмәтләре өчен укытучыларга дипломнар, мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Тамаша җылы концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса