Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Укытучылар көнен билгеләп үттеләр

Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театрында Укытучылар көне билгеләп үтелде. Район башлыгы Мәҗит Салихов мөгаллим һәм мөгаллимәләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

- Шәһәрдә һәм районда балалар сыйфатлы белем алсын өчен һәм киләчәктә хезмәт базарында конкурентка бирешми торган белгечләр булып җитешсен өчен барлык шартлар бар, - диде ул.

Быел республика бюджетыннан алты мәктәпкә капиталь ремонт уздыру өчен 68 миллион сум акча бүлеп бирелде. Уналты авыл мәктәбендә җылы санузеллар ясалды. Бу максатка сигез миллион сумнан артык акча тотылды.
Чыгышта "Татнефть" ААҖнең зур ярдәме дә ассызыкланды.

Район башлыгы фидакарьләргә дәүләт, Мәгариф һәм фән министрлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләрен тапшырды.

Укытучыларны мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика профкомы рәисе Юрий Прохоров, мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Ганиев та тәбрик итте, изге теләкләрен ирештерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса