Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча республика эшче төркеменең киңәйтелгән күчмә утырышы булды (+фото, видео)

Бүген Әлмәттә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча республика эшче төркеменең киңәйтелгән күчмә утырышы булып узды.

Анда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә начальнигы Илшат Гыймаев та катнашты.

Эшче төркем әгъзалары һәм республиканың 20 районыннан килгән белгечләр башта Яшьләр үзәгендә оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Анда предприятие-оешмаларның эшчәнлекләре белән бергә хезмәтне саклау буенча чаралар да бәян ителгән иде. Икенче тукталыш "Яшьлек" микрорайонында 135 фатирлы торак төзелеше янында булды. Әлеге йортны "Арслан" җәмгыяте төзи. Арсланлылар нинди эш шартлары тудырган, куркынычсызлык техникасы ничек саклана, хезмәтне саклауга игътибар ни дәрәҗәдә, бу җәһәттән күпме акча бүленеп бирелә - эшче төркемне барысы да кызыксындырды. Нәкъ шушындый ук сорауларга "Баулюкс" җәмгыяте җитәкчелегенә дә җавап бирергә туры килде.

Сөйләшү пленар утырышта дәвам итте. Чаң сугарга җирлек бар - быел эш урыннарында 5 кешенең гомере өзелгән инде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250