Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә "Туфан мәктәбе" проектының балалар театр фестивале узды [+фото] [+видео]

Шимбә көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында алма төшәрлек тә урын юк иде - "Туфан мәктәбе" проектының беренче балалар театр фестивале әнә шундый балалар һәм әти-әниләр белән тулы залда, озакка сузылган алкышлар белән үтте.

Әлмәт театрының 70 еллык тарихында тәүге тапкыр балалар катнашында уздырылган фестиваль булды ул. Бу көнне калабызның 10 мәктәбенең 10 сыйныфы укучылары - 10 милләтнең 110 баласы сәхнә тотты. Артистларыбыз аларга проект барышында театр сәнгате серләрен төшендерергә, мәдәниятле кешенең нинди булырга тиешлеген, үз-үзеңне ничек тотарга, ничек матур сөйләшергә кирәклеген, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең асылын төшендерергә тырышты. Аларның әйтүенчә, барысы да җайлы гына бармаган. Чөнки балаларыбыз туган телләрен, татар телен белми. Тамашачыларга бу хакта кисәтелсә дә, спектакльләрдә тел кытыршылыгы алай нык сизелмәде. Аюны да биергә өйрәтергә була дигәндәй, октябрь аеннан башланган эшнең нәтиҗәсе күркәм - димәк, укучылар татарчага да өйрәнгән, сәхнәдә дә үзләрен иркен тота. Моның артында актерлык осталыгына өйрәтүчеләрнең зур түземлелек сораган саллы хезмәте ятканын һәркем аңлый торгандыр. Балалар белән туган телдә сөйләшүне хәзер өйдә әти-әниләре дә дәвам итсә, бик яхшы булыр иде.

Нәни артистлар тамашачылар хөкеменә Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай", "Гафият турында әкият", Акбай нигә күңелсез?", "Акбай, Тәмлетамак һә этбүрләр", "Акбай, sos!", "Акбай һәм сарык малае" әсәрләреннән өзек тәкъдим итте. Сәхнә бизәлеше, матур костюмнар, музыка-биюләр куллану, утлар бер-берсен тулыландырды.

Залда утыручы балаларга дүрт сәгатькә якын барган фестивальдә күңелсезләнергә туры килмәде. Алар физкультура да ясап алды, тәнәфестә фестиваль күчтәнәченнән авыз итте.

Балаларның шатлыгы белән уртаклашып, аларга иҗат уңышлары теләп чыгыш ясаган һәркем фестивальнең дәвамлы булуын теләде. Район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов белән килешми мөмкин түгел, сәнгатьне үз иткән бала матурлыкны күрә белүе, фикер сөреше, үз-үзен тотышы белән аерылып тора.

- Барысы да балачактан башлана, - диде республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Фёдоров та. - Аларның сәләтен ачу өчен мондый фестивальләр кирәк. Бүген ышанып әйтә алабыз: "Туфан мәктәбе" проекты талантларны барлый. Сезнең инициатива үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Бу көнне театр коллективының бүләкләре тагын бергә артты - аларга шундый зур һәм кирәкле эш алып барганы өчен министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләр "сандыгына" укытучыларның, әти-әниләрнең ихластан җиткерелгән рәхмәт сүзләрен дә өстәргә кирәктер.

Галиәскар Камал театры артистларының Туфан Миңнуллинның "Акбай һәм сарык малае" әкиятеннән өзек күрсәтүләре спектакльләрдә катнашкан балалар өчен шулай ук горурлык булды. Алар да бит Казан хәтле Казаннан килгән артистлар чыгыш ясаган сәхнәдә уйный!

Фестивальдән соң балаларның "Туфан мәктәбе"ндә шөгыльләнү, сәхнәгә чыгу теләкләре тагын да арткандыр. Һәрхәлдә, залда утырганда аларның: "Минем дә катнашасым килә" дигән сүзләре колакка берничә тапкыр килеп бәрелде.

Йолдыз Миңнуллина, шагыйрә, "Ялкын" журналы мөхәррире: "Башлангыч сыйныф укучыларының артистлар белән эшләвен күргән юк иде әле. Бу бит әкиятне гади генә сәхнәгә кую түгел, ә тулы бер музыкаль спектакль, ә музыкаль әйберләр эшләү, гомумән, зур театрга да авыр бирелә. Афәриннән башка сүз юк".

Илнур Закиров, Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты: "Беренче тапкыр балалар театр фестивалендә чыгыш ясыйбыз. Мондый чаралар бик кирәк. Кечкенәдән үк сәхнәдә уйнаучылар арасыннан бәлки киләчәктә мәшһүр артистлар да чыгар. Без фестивальгә бик шатланып килдек. Әлмәтлеләргә мондый проектлары өчен рәхмәт, ул киләчәктә дә дәвам итсен!"

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250