Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты уза

Әлмәттә бүген триатлон буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге башланды. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән 500 ләп спортчы һәм һәвәскәр катнаша. Татарстан данын 19 кеше яклый.

Триатлончыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Россиянең триатлон Федерациясе Президенты Петр Иванов, ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров сәламләде.

Тантаналы ачылыштан соң, ярышлар дәвам итте. Россия беренчелеге ярышларында бүген 15-17 яшьлек егет-кызлар көч сынашты. Алар U-23, U-19 яшь категорияләрендә шәһәр күлендә 1,5 км йөзде, велосипедта 40 км узышты, 10 километрга йөгерде. Бөтенроссия ярышларында катнашучы 15-17 яшьлекләргә йөзү 300 метр, велосипедта 8 км, йөгерү 2 км тәшкил итте.

Россия чемпионаты кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар шулай ук өч этаптан торган дистанцияне узды. Триатлончылар 1,5 км арага йөзде, 40 км араны велосипедларда узышты, 10 километрны йөгерде. Спортчылар эстафеталарда да иң-иңнәрне ачыклады.

Иртәгә бөтенроссия стартларыннан тыш һәвәскәрләр өчен «Әлмәт триатлоны 2019» ачык ярышлары да узачак. Шул рәвешле TIMERMAN буенча ярышларның җәйге кубок сериясе башланып китә. Серия призерлары 31 августта билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса