Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ТР Дәүләт Советы депутатларын алдан сайлаулар башланды

3 сентябрьдә Әлмәттә ТР Дәүләт Советы депутатларын алдан сайлаулар башланды.

Сайлауларның беренче көненнән үк башкарма комитет бинасына оештырылган алдан сайлауларда сайлаучылар күпләп килүе күзәтелә. Гадәттә бу чарада бердәм сайлаулар көнендә килә алмаучылар катнаша. Кемдер ялга җыена, кемнеңдер башка шәһәргә командировкага китүе мөмкин, бер сүз белән әйткәндә, хөрмәткә лаек сәбәп булучылар килә бирегә.

Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова сүзләренчә, алдан сайларга теләк белдерүче 9 сентябрьга кадәр башкарма комитетка килеп сайлауларга килә алмавының сәбәпләрен аңлатып гариза яза, комиссиядән рөхсәт алганнан соң тавыш бирү хокукына ия була.

Алдан сайлау комиссиясе эш көннәрендә 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшли, ял көннәрендә - 8-16 сәгатьләрдә.

10 сентябрьдән башлап алдан тавыш бирү сайлау участокларында мөмкин булачак.

 

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса