Әлмәттә торак төзү дәвам итә
Әлмәттә быел 155 мең квадрат метр торак төзү планлаштырылган.
Шуның 58793,9 квадрат метры социаль ипотека программасы буенча. Коммерция буенча төзелешкә 30629,9, шәхси торакка 61172,8, авария торышындагы йортларда яшәүчеләрне күчерүгә 4403,3 квадрат метр туры килә. 1 июньгә районда пландагы торакның 38,2 проценты төзелеп файдалануга тапшырылган. Май аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарының 14 енә торак алуга сертификат бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа