Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советы оештырылды

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр, килеп туган проблемалар уңаеннан бусагалар таптап арыгач, мөрәҗәгать итәр өчен тагын бер форсаты барлыкка килде.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советы нәкъ менә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, хокук бозуларны кисәтү максатыннан төзелде дә.

Калабызда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советы шәһәр прокуратурасы тәкъдиме белән оештырылган. Советның пәнҗешәмбе көнне беренче утырышы уздырылды. Бу юлы нигездә эшчәнлекнең юнәлеше билгеләнде, составка кертелүчеләрнең һәм массакүләм мәгълүмат чараларының да тәкъдимнәре тыңланды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, координация советы җирле үзидарәләр, коммуналь комплекс, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, хезмәт күрсәтүче оешмалар, хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнары, иҗтимагый оешмаларның торак-коммуналь хуҗалык сорауларында бергә хезмәттәшлек итү белән тәэмин итүче коллегиаль орган булып исәпләнә. Әлбәттә, ул мөстәкыйль теге яки бу карар кабул иткәндә закон кысаларыннан читкә чыгарга тиеш түгел. Кирәк булган очракта утырышларга безнең районда урнашкан территориаль органнарның җитәкчеләре һәм белгечләре дә чакырылачак.

Чыгыш ясаучыларның һәммәсе мондый координация советына ихтыяҗ булуын ассызыклады.

- Халык белән тыгыз элемтә һәм аларның сорауларына төпле җавап кирәк. Бер кешедән икенчесенә җибәрергә кирәкми аларны. Торак-коммуналь тармакта эшләүче белгечләрнең дә үз вазифаларында грамоталы булулары зарур, - диде "Татнефть" ААҖдән килгән вәкил Мария Ширшова.

- Без әлегә үз "казаныбызда" кайныйбыз. Безгә квалификацияле киңәшләр кирәк. Координация советы сорауларыбызны чишүдә ярдәм итәр дип уйлыйбыз - идарәче компанияләрнең фикере әнә шундый.

Координация советы айга бер тапкыр уздырылачак. Район башлыгы азактан аның барлык вазифаны да үз өстенә алырга тиеш түгеллеген искәртте. Һәркем үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Ә координация советы чишәргә мөмкин булмаган проблемаларга анализ ясап, аннан чыгу юлын эзли.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250