Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә тәмле көрәш җәелде

2019 елда Татарстан "WorldSkills Competition" эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын кабул итәчәк.

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру өчен дә, кадрлар кытлыгын бетерүдә дә бу чараның әһәмияте һишчиксез зур булачак. Аңа әзерлек чаралары инде бүгеннән үк башланды. Шушы көннәрдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының урта һөнәри белем бирү факультетында (сәүдә- икътисад техникумында) пешекчеләрне чепмионатка сайлап алу этабы узды.

17 студент өч төрле компеценциядә чемпионат стандартларына туры китереп үзара көч сынашты - пешекче эше, кондитерлык һәм татар ашлары. Соңгысы бөтендөнья чемпионатына компетенция буларак Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов тырышлыгы белән әле күптән түгел генә кертелде. Чемпионатка егет-кызлар ныклап әзерләнгәннәр. Уку барышында да, өйләрендә дә күп тапкырлар пешереп караганнар. Өч компеценциядә дә икешәр ризык тәкъдим итәргә кирәк иде. Пешекчелек эшендә тавык итеннән кайнар ризык һәм Италия десерты - шоколадлы желене дөрес итеп хәзерләргә тиеш булдылар. Кондитерлар гади шикәрне дә татлы һәм теләсә кемне гаҗәпләндерә алырдай ризыкка әверелдерде.

Берничә сәгатькә сузылган бәйгедә һәр студент үзен күрсәтә алды. Ике сәгать эчендә яңа киселгән токмачтан аш та, телеңне йотарлык эремчек десерты да әзер булды. Катнашучыларның ризыкларын экспертлар сыйфатлап, балларын Казанның Халыкара сервис көллиятенә җибәрде. Җиңүчеләр Әлмәт данын Казанда 5 декабрьдә узачак республика күләмендәге чемпионатта яклап чыгачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса