Әлмәттә тәмәке тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылучылар әлегә юк
Республиканың әле бер, әле икенче районында җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен административ җаваплылыкка тартулары турында хәбәрләр ирешеп тора.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Шәмсинның дүшәмбе киңәшмәсендә әйтүенә караганда, әлегә безнең җирлектә штрафка тартылучылар юк. Бу әлмәтлеләрнең законны тыңлаулары нәтиҗәсеме, әллә моңа игътибар җитенкерәмиме?
Игътибар җитмидер, ахры, чөнки бездә дә җәмәгать урыннарында тәмәке көйрәтүләр дәвам итә. Мисал өчен, Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверда узган җомга көнне генә ике егетнең төтен эчендә гәп куертып утыруларына тап булырга туры килде. Җәмәгать урынында тартырга ярамый дигәнгә алар: "Шулаймыни, без ишетмәдек", - диделәр һәм тәмәкеләрен пышкытуларын дәвам иттеләр. Ярый әле, бәхетләренә, якында хокук тәртибе сагында торучылар күренмәде. Югыйсә егетләргә саллы гына штраф түләргә туры килгән булыр иде. Ә штраф күләме аз түгел - 500 сумнан 1,5 меңгә кадәр. Никотин яратучыларны төрле җирдә очратырга була. Кемдер тукталышта көйрәтә, кибет яннарында, балалары мәктәптән чыкканны көткәндә, урамнан барганда да тәмәке төтене исе килеп бәрелеп, сулышны кыса...
Быелның 1 июненнән тәмәке тартуны тыйган һәм 15 ноябрьдән үз көченә кергән закон нинди җәмәгать урыннарын күздә тота? Әлбәттә инде, парк-скверларда, ягъни кешеләр ял итә торган җирләрдә тартырга ярамый. Исемлек зур: дәүләт учреждениеләре, кафелар, кибетләр, медицина, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, санаторийлар, пляжлар, җәмәгать транспорты һәм алар туктый торган тукталышлар һәм башкалар. Эш урыннары турында әйтеп тә торасы юк. Ниһаять, балалар мәйданчыклары да иркен сулыш алачак. Ник дигәндә, биредә тәмәке көйрәтүчеләргә штраф ике меңнән өч мең сумга кадәр каралган. Әлегә балалар саф һавада уйный дип шатлана алмыйбыз. Сабыйлары белән ишегалдына чыккан әтиләрнең, кайчакларда әниләрнең дә кулларында тәмәке уты күренә.
Подъездларда, лифтларда да тәмәке тарту тыела. Ләкин законны санга сукмаучылар күршеләрен "зарарлауны" дәвам итә.
- Элеккеге күршеләребез бик әйбәт иде, яңалары белән уртак тел таба алмыйбыз. Ишекләребез терәлеп торган күрше безнең каттагы мәйданчыкта тәмәке тарта. Ике яшь балабыз бар, тәмәке исе фатирга кадәр үтеп керә. Берничә тапкыр әйтеп тә карадык, файдасы гына юк. Без кемгә мөрәҗәгать итә алабыз? - дип узган атнада редакциягә шалтыратты Шевченко урамындагы 140 нчы йортта яшәүче Алия Сабирова.
Яңа закон буенча аларга карата да административ беркетмәләр төзелергә тиеш. Аның нигезендә подъездларында тәмәке тартучыларга да 500 дән 1500 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Тик "гаепне" исбатларга кирәк. Тәмәке тартучыларга шикаять белән полициягә яки участковыйларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Үзләре яшәгән подъездларда гына түгел, балконнарында тәмәке тартканнан соң төпчекләрен урамга ыргытучылар да күзәтелә. Ишегалды җыештыручылар йорт кырыендагы төпчекләрне чүпләп китеп өлгерми, яңалары пәйда була. Кыш көне яуган кар белән алар аста кала бара. Явым-төшемсез көннәрдә кар өстенә әйтерсең лә махсус сибәләр.
Өмә вакытында сыйныфташлары белән территорияләрне җыештырырга чыккан 24 нче мәктәп укучысы Катя Кисилеваның, "12 нче ЖЭУ" ҖЧҖ ишегалды җыештыручысы Надежда Нестерованың Ленин урамындагы 139 нчы йорт балкон асларының һәрвакыт төпчекләр белән тулуыннан зарланганы хәтердә. Балконнан тәмәке төпчеге ыргытучыларга карата нинди җәза куллануы турындагы сорауны шәһәр прокуроры Рафаэль Шакировка бирдек.
- Әлегә кадәр мондый эш каралганы булмады. Әлбәттә, урамны чүпләргә тиеш түгелләр, димәк, бу сорауны өйрәнергә кирәк, - дип җавап бирде ул.
Балконнан чүп ыргытканнарга административ җаваплылык каралган - 2 мең сум штраф. Төпчекнең дә чүп булуын искә алсак, урамны бу рәвешле чүпләүчеләргә дә чик куелачагына шик юк.
Иҗтимагый урыннарда тәмәке тартуны тыйган закон белән килешмәүчеләр дә бар. Аның белән бер дуслашсаң, бәйлелек барлыкка килә, шуңа да тартуны ташлавы авыр, ди алар. Дөрестән дә, кайда гына тәмәке тартып алырга була соң? Моның өчен кайбер учреждениеләрдә (һәммәсендә дә түгел!) махсус урыннар, билге булдырылырга тиеш. Бина эчендә булса, аның вентиляция системасы эшләве зарур. Әлегә әлмәтлеләр мондый урыннар барлыгы белән мактана алмый. Булса да, ул берничә урында гына күзәтелә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту белән бәйле авырулардан һәр 6,5 секунд саен 1, ә елына 5 миллион кеше үлә. Бүген дөньяда 1,1 миллиард кеше тәмәке тарта икән. Әлеге саннар закон кирәклеге хакында сөйли. Белгечләр фикеренчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю илебездә елына 200-300 мең кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, Финляндиядә шуның ише закон кабул ителгәч, үлүчеләр саны 16 ел эчендә 70 процентка кимегән. Күпме гомер! Бары тик закон гына кәгазьдә калмасын, эшләсен. Тема социаль челтәрдә дә тикшерелә. Аля исемле якташыбыз менә нәрсә дип язган: "Базарда рәтләр арасыннан узып булмый - хатын-кыз сатучылар да, ирләр дә тарта. Хатын-кызлар ешрак та бугай әле. Базар да - җәмәгать урыны. Беркем дә сатучыларга кисәтү ясамый. Күптән түгел генә тартуны тыю турында гына закон кабул ителде югыйсә". Шунда ук Даниэль Шәяхмәтов та: "Кайчакларда балалар белән узасың, алар түгел, үзең дә төтен исенә тончыгасың. Базар хуҗасын тәмәке тарту урыны ясарга мәҗбүр итеп буладыр", - дип өстәп куйган.
Рифә Хәбетдинова, укытучы:
- Бу закон күптән кирәк иде. Подъездда да тарталар, исе безгә дә керә. Әтием гомер буе тартты, үпкәсе белән китеп барды. Транспортта яныңа килеп утыралар, кайчакларда тәмәке исенә чыдый алмыйча торып китәрдәй буласың. Ул бит бөтен киемгә, тәнгә сеңә. Булачак әниләрнең тәмәкене дус итүенә кайгырмыйча мөмкинме соң?! Бәлки хәзер аларның саны кими башлар.
Булат Шәфигуллин, телеоператор:
- Бу соңгы вакытта кабул ителгән законнарның иң яхшысы дип исәплим. Ни өчен без сәламәтлеккә зарарлы булган тәмәке төтене иснәргә һәм моңа түзеп торырга тиеш әле. Кайчакларда ун кеше бер сүз әйтә алмыйча бер тартучы янында басып торырга мәҗбүр. Аңлата башласаң, сүз көрәштерүгә әверелә. Сәламәтлекләре турында уйламасалар, тартсыннар, тик кешеләр янында түгел.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа