Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә тиңе булмаган икенче пляж барлыкка килүе мөмкин [+ФОТОЛАР]

Ел саен шәһәрдә иҗтимагый тирәлек үсеше программасы кысаларында ял итү, спорт белән шөгыльләнү һәм балалар өчен дә искитәрлек урыннар барлыкка килә. Аларның һәммәсе халык фикерен тыңлап, тәкъдимнәр игътибарга алынып төзелә.

Әлмәттә сусаклагыч территориясен дә үзгәрешләр көтә. Шәһәрдә яшәүчеләр анда нинди объектлар күрәсе килә икән? Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә уздырылган очрашуда бу җәһәттән фикер алышулар булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сусаклагычны Әлмәтнең йөзек кашына әйләндерергә уйлауларын әйтте. Проектның заказчысы – “Әлмәтнефть” идарәсе. Фикер алышуларда идарә начальнигы Ренат Нугайбеков та катнашты. Ул биредәбашкарылган эшләр белән таныштырды. Гидротехник корылмалар нормага китерелгән, гидротехник узеллар ясалган, октябрь аенда сусаклагычның төбен тирәнәйтү эше тәмамланачак, велосипед һәм чаңгыда йөри алырылк трасса ясала. Кыш көне монда чаңгы ярышлары оештыру да күздә тотыла. Суның экологик торышы да контрольдә тотыла. Сусаклагычка бару юллары буенча да фикерләр бар. 
– Иҗтимагый тирәлек җәмәгатьчелекнең фикере буенча тудырылырга тиеш. Көз аенда бу очрашу нигә кирәк булды, диярсез. Без быел төп эш процессларын тәмамлыйбыз. Әгәр проект әзер булса, киләсе елдан сезнең фикерләрне искә алып, аны тормышка ашыра башлыйбыз, – диде Ренат Ардинатов. 
Территориягә анализ ясалды, уңай һәм тискәре яклары билгеләнде. Очрашуда яңа сусаклагычның эскизлары белән дә таныштырдылар. Мисал өчен, беренче эскиз буенча сусаклагычка дүрт яклап килергә мөмкин булачак. Территория 8 зонага бүленгән. Монда сусаклагыч буйлап җәяүлеләр юлы салына, шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырыла, концерт, “Яшел фитнес” һәм башкалар өчен сәхнә, тамашачыларга трибуна, балыкчылар һәм пикник өчен махсус урын карала. Пляжы, көймә станциясе, аквабайк, парус спорты өчен тренировка урыны булган ял базасы, декоратив маяклы утраучык, парк, бакчалар, фонтан һәм башкалар ясау күздә тотыла. Икенче эскиз да кызыклы иде. 
Очрашуда катнашучыларның һәрберсенә анкеталар өләшенде. Алар монда теләкләрен яздылар, фикерләрен турыдан-туры белдереп, аларны уртага салып сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса