Әлмәт таңнары

Әлмәттә тавыш бирүләр бара

Бүген Татарстан Президентын һәм җирле органнарга депутатлар сайлау көне. Әлмәттә тавыш бирүләр 114 сайлау участогында бара. Аларның барысы да иртәнге сәгать 7 дә ачылды һәм кичке 8 гә кадәр дәвам итәчәк.

Районда барлыгы 147898 сайлаучы теркәлгән. Һәрбер сайлаучыга өч бюллетень бирелә. Аның беренчесендә Татарстан Президентына кандидат булган дүрт фамилия язылган. Икенчесендә әлеге сайлау округ буенча депутатлыкка кадидатлар исемлеге, өченчесендә партияләр исемлеге буенче күрсәтелүче өч кандидат. Сайлаучы бюллетеньнәрдәге кандидатларның берсен сайлап, шул җирдәге квадратка билге куярга тиеш. Әлмәт районында җирле органнарга барлыгы 332 дептут сайланырга тиеш. Әлеге урынга 396 кандидат дәгъва кыла.

Шәһәрдә тавыш бирүләр 60 сайлау участогында бара. Калабызда 110611 сайлаучы теркәлгән. Аларның 1,5 меңгә якыны беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Һәрберсенә бүләкләр әзерләнгән. Иртәнге сәгать җиде якынлашканда сайлау участокларына кешеләр агыла башлады. 814 нче сайлау комиссиясе участогы республика кан үзәге (Ленин урамы, 157 нче йорт) бинасында урнашкан. Әлеге округта 2516 сайлаучы яши. Аларның 47 есе беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Әйткәнебезчә, һәрберсен бүләк көтә.

- Алдан тавыш бирү - безнең гаиләнең күкрәм традициясе ул, - диде Котовлар гаиләсе башлыгы. - Без хатыным Лида, кызым Рита белән бергә килдек. Сайлауларны элек-электән бәйрәм итеп кабул итәбез. Без сайлауларга бүгенге сорауларны чишә алырдай конкрет кешеләргә ышанычны белдерергә килдек. Без депутатларны гына түгел, киләчәгебезне дә сайлыйбыз.

Реклама

 

 

Иртән-иртүк килүчеләр арасында яшьләр да аз түгел.

- Мин үзебезнең киләчәк Татарстан, киләчәк шәһәребез өчен тавыш бирергә килдем. Республиканың үсеше миңа барыбер түгел. Монда минем гаилә, дуслар, йортым, - диде "Сетевая компания" ААҖ филиалы булган Әлмәт электр челтәрләре яшьләр комитеты рәисе Регина Касыймуллина.

Сайлауларга килүчеләргә браслет та тапшырдылар. Әлеге браслет бүген Дина Гарипова һәм Тимати катнашында булачак концертка чакыру да булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: