Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Татарстан киләчәге көллиятендә» WorldSkills стандарты буенча күрсәтмә имтихан бирү булды

Һөнәри көллияттә «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеген үзләштерүче 4 нче курсның 12 егет һәм кызы «CAD инженерлык дизайны» компетенциясендә белемнәрен күрсәтте.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Әлмәт һөнәри көллияте WorldSkillsRussia стандартлары буенча мондый күрсәтмә имтихан уздыру үзәге булып тора. Аттестация кысаларында уздырылучы имтихан формасы мәгариф учреҗдениесе тарафыннан сайлана. Биредә ул «Автоматлаштырылган производство система» фәнен үз эченә алган. Әлеге студентлар узган ел да күрсәтмә имтихан тапшырган булган. Әмма ул чакта имтихан «ЧПУлы станокларда токарьлык эшләре» компетенциясе буенча узган.

Хәзер дә студентлар алдында катлаулы бурыч торды – җыелма мотор детальләре, металл конструкцияләр сызымнарын эшләргә, аларны җыю барышының анимацион видеоролигын ясарга. Беренче көнне алар куркынычсызлык техникасы, эшурыннары белән танышты. Эш урыннары жирәбә ярдәмендә сайланган. Кичә һәм бүген иҗади эшкә, белемнәрне күрсәтүгә багышланды. Биремнәрне үтәүгә 6 сәгать бирелде. Экспертларга килгәндә, аларның һәммәсе тәҗрибәле, Казаннан, Яр Чаллыдан, Бөгелмәдән килгән белгечләр иде. Имтихан бирү барышы онлайн режимда барды.


- Бүгенге имтихан республикада быел беренчесе. Ул узган ел гына гамәлгә куелган иде. Биремнәр WorldSkills ярышларында булганнардан. Алар югары дәрәҗәдәге катлаулыкта. Имтихан тренировка формасында гына булса да, без имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсенең производство стандартларына тәңгәл китерергә омтылабыз, - диде баш эксперт Альберт Минеев.


Сынауларны уңышны үткән студентларга Skills паспортлары бирелә. Инде кичә үк яхшы нәтиҗә күрсәтүче студентлар булган. Алар мондый имтиханнарның үзләрен күрсәтү һәм сынау өчен яхшы форсат булуын билгеләп үттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса