Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитетының күчмә утырышы үтте

Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты күчмә утырышын үткәрү урыны итеп Әлмәтнең сайлануы очраклы түгел: 2000 елдан бирле шәһәребездә территориаль җирле үзидарә Советлары, җәмәгать тәртибен саклау пунктлары эшләп килә, 2004 елдан халык дружиналары эшчәнлеге яңартылды.

16 апрельдә булып узган күчмә утырышта кешеләрнең җәмәгать тәртибен саклауда ничек катнашулары һәм иҗтимагый башлангычта балигъ булмаганнарны тәрбияләү белән шөгыльләнүчеләрнең эшчәнлеге тикшерелде.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары утырыш башланганчы калабызның 5, 6 һәм 21 нче ТОСМСларында булып, аларның эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Алар территориаль җирле үзидарә Советлары мөдирләрен, участковыйларны, баш предприятиеләр вәкилләрен һәм шәһәр депутатларын тыңлап кына калмадылар, әлмәтлеләрнең җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләсе белән никадәр кызыксынуларын, халыкны нәрсә борчуын да белештеләр, яшүсмерләр белән сөйләштеләр.

ТОСМСларны йөреп чыкканнан соң законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Шакир Яһудин күрелгәннәрдән канәгать калуын белдерде.

- Республика Дәүләт Советы комитеты эшендә кимендә елга бер тапкыр хәлне урынга барып күрү максатында күчмә утырышлар үткәрү кебек күркәм традиция бар. Утырышта карау өчен күтәрелгән мәсьәләләр очраклы рәвештә сайланмый. Әлмәттә кешеләрне җәмәгать тәртибен саклауда катнашуга җәлеп итү һәм иҗтимагый башлангычта балигъ булмаганнарны тәрбияләүчеләр эшчәнлеге яхшы куелган. Комитет утырышына кадәр без берничә терәк пунктны карап чыктык һәм алардагы эшне оештыру дәрәҗәсен күреп уңай тәэсирләр алдык.

Мин шундый нәтиҗәгә килдем: биредә иҗтимагый вазифаларга, хезмәт хакы да, башка төрле акчалата бүләкләү дә алмауга карамастан, эш өчен җаны-тәне белән янып йөрүче кешеләр сайлап алынган. Нәтиҗәсе дә күз алдында: спорт ярышларында үз чемпионнарыгыз да, менә дигән белгечләрегез дә бар. Иң мөһиме - законлылык, хокук тәртибе тиешле дәрәҗәдә куелган, хокук бозулар саны кимүгә йөз тота. Тагын да мөһимрәге - киләчәкне күз уңында тотучы, яхшы күзаллаучы кеше, гражданин тәрбияләнә.

Без егетләр белән дә әңгәмә куерттык. Алар сәламәт яшәү рәвешенә аңлап якын киләләр, өр-яңа, заманча белгечлекләргә, IT-технологияләргә йөз тоталар. Ә аек булмаган башка анда урын юк. Җәмәгатьчелек белән эшләүдә Әлмәт районы җитәкчелеге алган юнәлешне мин иң перспективалы һәм республикада иң яхшысы дип саныйм. Без бу тәҗрибәне гомумиләштерергә һәм бөтен республикага таратырга карар иттек.

Комитет утырышында карауга җәмгысе 21 мәсьәлә куелган иде. Шулай да «Татарстанда гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында» һәм «Иҗтимагый башлангычта балигъ булмаганнарга тәрбия бирүчеләр турында»гы республика Законнарының үтәлеш барышын тикшерү үзәк (Шакир Яһудин кулланган сүз) мәсьәлә булып торды. Сүз уңаенда әйткәндә, Татарстан Россия күләмендә иҗтимагый тәрбиячеләр институты гамәлгә куелган тәүге субъектларның берсе булды. Шакир Яһудин бәяләвенчә, нәкъ менә безнең шәһәрдә «закон тәфсиллерәк һәм төплерәк эшли».

Комитет рәисе урынбасары Рафил Нугуманов утырышта катнашучыларны югарыда әйтелгән законнарның бөтен республика күләмендә ничек тормышка ашырылуы белән таныштырып үтте. Ул шулай ук күңелле яңалык та җиткерде: халык дружиналары турындагы Закон проекты Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасында каралуда икән. Әлеге Закон дружинникларның эшчәнлеген яңартуны, элеккечә үк аларның чираттагы ялларына өч көн ял өстәүне, таныклык булдыруны, шулай ук социаль яклау чараларын, шул исәптән тормышларын иминиятләштерүне дә күздә тота. Җинаятьләрне полиция ачарга тиеш булса да, дип ассызыклап үтте Рафил Нугуманов, «дружинниклар ярдәмгә чыкканда полициягә дә, дружинникларның үзләренә дә җиңелрәк булачак».

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Әлмәт шәһәр Советы рәисе урынбасары Николай Бочкарев һәм «Нур» психологик-педагогик үзәге мөдире Ольга Ананьева иҗтимагый тәрбиячеләрнең эшчәнлеге һәм хокук бозуларны кисәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Лилия Седельникова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250