Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә таксистлар җитәкчеләрнең имзаларын сырлап кәсеп иткәннәр

Бүгенге көндә Әлмәт башкарма комитеты җиде такси агентлыгы белән эш җәелдерү турында килешү төзегән. Һәм билгеләнгән урыннарда этаплап такси туктау урыннарын җайлаштыру турында да килешкәннәр.

404 җиңел машина хуҗасы пассажир һәм багаж ташуга рөхсәт алган. Ә чынлыкта 1500 ләп машина такси хезмәтен үти.

Рөхсәтсез пассажир һәм йөк ташу белән шөгыльләнүче җиңел автомобильләргә "ау" көчәячәк. Төгәл булсак, транспорт инспекциясе, салым, ЮХИДИ һәм башкарма комитет вәкилләре болай да айга бер-ике тапкыр "нелегал"ларны ачыклау максатында рейдлар оештырган. Тик күп очракта юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең чакыруны игътибарсыз калдыруы сәбәпле рейдлар алай ук үтемле булмаган (Погон көче үзен сиздерә. Л.М.). Бу хакта такси хезмәтен җайга салу мәсьәләләренә багышлап уздырылган очрашуда әйтелде.

Имза әмәллә дә, вәссәлам?!

Рейдлар бөтенләй үк нәтиҗәсез узган дип булмый. Район башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рәмзис Хәсәншин сүзләренчә, ике Фиат-Дукато (дәүләт номерлары Н990ВХ, Т076ВК), бер Тойота (Т158ЕР) автобусының Азнакай-Әлмәт маршруты буенча пассажир ташуларын ачыклаганнар. Берничә фактны видеотасмага теркәргә дә өлгергәннәр. Ә "Җирле үзидарәләр формалаштыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль закон нигезендә шәһәр һәм җирлекара маршрутларга хезмәт күрсәтү Әлмәт районы башкарма комитеты уздырган ачык конкурс нигезендә башкарыла. Узган елның декабрь аенда үткән конкурста шәһәр һәм шәһәрара муниципаль маршрутларны "Әлмәт пассажир автотранспорты" һәм "Әлмәт транспорт идарәсе" предприятиеләре откан. Өстәвенә, әлеге нелегаллар каланың үзәк Ленин урамыннан "1.5 тоннадан артык массалы транспорт хәрәкәте тыела" дигән юл билгесен дә күрмәмешкә салыша. Мәгълүм булганча, 2006 елда башкарма комитет Ленин урамында 5, 8 нче маршрут автобуслары һәм троллейбус хәрәкәте генә рөхсәт ителә дигән карар кабул икән иде. Җитмәсә, тукталышлардан пассажирлар җыеп, чит таксилар әлеге маршрутларның кеременә дә кул сала икән.

Рәмзис Хәсәншин билгеләп үткәнчә, 28 февральдә рейд вакытында Азнакайдан йөреп пассажир ташучы Фиат-Дукатоны туктатып тикшергәннәр. Баксаң, "Мандарин" йөк-пассажир агентлыгы автобусы пассажир ташуны ялган документлар нигезендә башкарган. Атап әйткәндә, маршрут паспортында Әлмәтнең җаваплы җитәкчеләре имзасы әмәлләнгән булып чыккан. ЮХИДИнең Әлмәт идарәсе башлыгы Валерий Гыйздәтуллин имзасын таныды, ләкин аны каяндыр күчергәннәрдер дигән шик белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов исә: "Минем имзаны охшатып ясарга тырышмаганнар да", - дип шәрехьләде. Әлеге документлар шундук прокуратура һәм полиция җитәкчеләре кулына эләкте. "Мандарин" җитәкчесенә рөхсәтсез пассажир ташу оештырганы өчен дә, ялган документлар ясаган өчен дә җавап тотарга туры киләчәк.

Көндәшлек өчен шартлар төрле

Рөхсәтсез такси хезмәтен үтәүче машиналар эшчәнлегенә беркем дә күзәтчелек итми.

- Мисал өчен, "Омега" (444-444) исеме белән пассажир ташу кәсебенә керешкән оешма шәһәрдәге яктырткыч челтәрләргә реклама характерындагы белдерү беркетеп, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренең 7.61 нче пункты таләпләрен бозды, - ди транспорт бүлеге җитәкчесе. - Аларны җаваплылыкка тарту мөмкин түгел. Әлеге оешманың бер хезмәткәре булган офис Базовая урамында урнашкан. Ә диспетчерлар Чаллы шәһәреннән торып эшлиләр. Төп предприятие, гомумән, Курган шәһәрендә теркәлгән (әлеге шәһәр компаниясе эшчәнлегеннән Россиянең башка төбәкләре дә пассажир ташучылары да кырынлык күрә).

Очрашуда ассызыкланганча, андыйлар җитәкчеләре турында белешмә бирми. Башкарма комитет таләпләрен инкарь итә.

Мәгълүм ки, нелегалларның тарифлары да түбәнрәк. Чөнки алар җирле казнага салым түләүдән дә азат. Мондый очракларны салым инспекциясе ярдәме белән дә хәл итеп булмый.

Очрашуда шулай ук юл читләрендә калдырылган машиналар, шул сәбәпле юлларны чистарту тоткарлану кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. Бер атна эчендә әлеге җитешсезлекләр белән көрәшнең хокукый якларын өйрәнү һәм аларны кисәтү, җаваплылыкка тарту өчен документ әзерләү турында килештеләр.

Ләйләгөл Минаева

Моназара

Валерий Гыйздәтуллин, Әлмәт ЮХИДИ начальнигы:

- Балалар ташу белән шөгыльләнүче АПОПАТка дәгъвабыз зур. Ноябрьдә балалар катнашында булган фаҗигадән соң укучылар йөртүче автобусларны инспекциядә тикшертергә дигән сүз булды. Бүгенгәчә әлеге таләп үтәлми. Бер генә автобусны да инспекциягә җибәргәннәре юк.

Николай Юкин, Әлмәт пассажир автотранспорты предприятиесенең иминлек бүлеге җитәкчесе:

- Безнең предприятиедә андый маршрутларны тикшерү җайга салынган, ләбаса. Машина йөртүче медицина күзәтүе уза. Транспорт чарасының төзеклеге дә тикшерелә. Мәктәп автобуслары ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителгән.

Дамир Гарипов, Әлмәт полиция бүлеге начальнигы:

- Бу без уйлап чыгарган нәрсә түгел. Казаннан җтбәрелгән әмер. Ноябрь вакыйгасыннан соң безне ничек кенә "төрләндермәделәр". Әле тагын ничә ел искә алырлар, билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса