Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә тагын бер "Гаилә табибы" офисы ачылды

Бәйрәм алдыннан нәни әлмәтлеләргә Яңа ел бүләге ясадылар.

Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгы белән алынган, Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән заманча җиһазландырылган реанимобильнең ачкычын перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе баш табибына Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тапшырды. "Шулай итеп, яңа туган әлмәтлеләр дә бүген югары технологияле медицина ярдәменнән файдалана ала", - диде министр урынбасары.

Әлмәтлеләр өчен бүләк моның белән генә чикләнмәде. Калада "Гаилә табибы" офисының чираттагысы ачылды

Амбулатория-медицина ярдәмен камилләштерү максатында шәһәр микрорайоннарында "адым саен" табиб офислары ачу өстенлекле юнәлеш. Соңгы 3 ел эчендә "Республикада халыкка беренчел медико-санитар ярдәмне камилләштерү" программасы буенча Әлмәттә ике офис ачылган иде инде. "Яшьлек" микрорайонында өлкәннәр өчен, "Көнбатыш капка" бистәсендә "Педиатр һәм мин" дип аталган нәниләр офисы эшли. Нәтиҗәлелеген раслаган бу гамәл әлмәтлеләр өчен дәвамлы булды. Бүген аларга тагын берәү өстәлде. Яңа офис "Көнбатыш капка" микрорайонындагы 8 меңләп өлкән әлмәтлегә хезмәт күрсәтәчәк.

- Икътисадтагы тотрыксызлык киресенчә, безне берләштерә генә. Мондый вакытта заманча объектлар төзелә, яңа юнәлешләр табыла, - дип башлады сүзен сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. - Көчләрне туплап, әнә Әлмәттә дә яңа объект ачабыз. Бу - медицина ярдәме белән халык арасын тагын да якынайтыр. Ни әйтсәң дә, Әлмәт үсә, яңа микрорайоннар калкып чыга.

3 млн 600 мең сумлык капиталь ремонтка акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән. Уңайлы проектны (180 мең сум) "Ямашнефть" идарәсе эшләгән. Офис кадрлар, кирәкле җайланмалар, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы 3 млн сумга якын бәягә 2D УЗИ алган, табиблар һәм процедура кабинетлары да заманча җиһазландырылган. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 80 процентының гозерен нәкъ менә гомумтәҗрибә табиблары канәгатьләндерә ала.

- Гомумән, әлеге тәҗрибәне республиканың башка төбәкләрендә дә гамәлгә кую отышлы булачак. Үзәк район хастаханәләрен "бушату", стационарлардан йөкләнешле киметү өчен Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә шундый ук офислар төзелә, - диде Илдар Фатыйхов. Һәм Санкт Петербург каласыннан Әлмәткә килгән медицина фәннәре докторы, профессор Михаил Сердобинцевка әлеге үрнәкне Россия төбәкләренә тарату турында да тәкъдим ясады.

Төньяк башкаладагы фтизиопульмонология фәнни-тикшеренү институтының фтизиоостеология һәм ортопедия бүлеге җитәкчесе Әлмәткә капиталь төзекләндерүдән соң тубдиспансерны ачу тантанасына һәм хастаханәдә дәваланучы авыруларга консультация уздыру максатында килде.

- Татарстан электән үк навоторлык идеялары, пионерлык рухы, башлангычларның төплелеге, кадрлар потенциалы белән аерылып торды, - дип республикада медицина үсешенә бәя бирде Питер вәкиле.

Республика клиник туберкулезга каршы диспансерның капиталь төзекләндерүдән соң ачылган Әлмәт филиалында югары технологияле операцияләр ясау мөмкинлеге турында ишеткәч, Михаил Сердобинцев "мондый клиникалар илдә бармак белән генә санарлык", - дип тә өстәде.

Мәгълүм булганча, тубдиспансерны капиталь төзекләндерүгә "Татнефть" компаниясе 61 млн. сумнан артык финанс бүлеп бирде. "Әлеге шартлар җирлектә туберкулез авыруларын киметүгә дә сәбәп булсын", -дигән теләк ирештерде сәламәтлек саклау министры урынбасары. Ул шулай ук киләсе 2015 елның "Артериаль гипертензия белән көрәш елы" буларак игълан ителүен билгеләп үтте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса