Әлмәттә сугыш каһарманнарына багышлап көрәш буенча турнир узды
Әлмәт районының Түбән Абдул һәм Елховой авылларында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә багышлап көрәш турниры оештырылды.
Анда Азнакай, Мөслим, Сарман, Яңа Чишмә һәм башка районнарның 9-18 яшьлек үсмерләре катнашты. Елховойда көрәш секциясе өч ел элек оештырылган. Биредә еш кына Әлмәтнең Сабантуй батыры Ильяс Галимов та була, мастер-класс күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа