Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә спорт мәйданчыгы ачылды [+ФОТОЛАР]

Бүген, 2 августта, "Көнбатыш капка" микрорайонында тантаналы шартларда универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Әлмәттә бу тугызынчы мәйданчык. Озакламый яшүсмерләр өчен тагын дүртәү кулланылуга тапшырылачак. Бүген аларда төзелеш эшләре кайный. Республика программасы кысаларында сафка кертелүче спорт мәйданчыклары - әлмәтлеләрнең 2013 елгы Универсиадага әзерлек барышында "Казан-Арена" стадионы төзелешенә саллы өлеш кертүләре өчен Татарстан җитәкчелегеннән бүләк.

- Спорт мәйданчыклары ял итү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен искиткеч урын. "Көнбатыш капка" микрорайоны соңгы елларда үсә, биредә социаль объектлар күпләп ачыла. Быел балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак һәм 160 урынга исәпләнгән яңа мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә дә нигез салыначак, - дип микрорайон халкына шатлыклы хәбәрләрне ирештерде район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов. - Яңа мәктәп төзелешенә дә озак калмады, якын киләчәктә укучыларның һәм әти-әниләрнең хыяллары тормышка ашачак.

Болардан тыш, микрорайонда урман-парк зонасы да булдырылачак. "Көнбатыш капка"да бик күп яшь гаиләләрнең яшәүләрен исәпкә алсак, объектларның һәммәсе дә көтеп алынган зур бүләк.

Мәйданчыкларны төзү "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе инициативасы белән гамәлгә ашырылды.

- Мондый объектлар бөтен республика буенча сафка кертелә - Татарстан җитәкчелеге тарафыннан шундый бурыч куелды, - диде "РИТЭК" ААҖ генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов. Әлеге спорт мәйданчыларында булачак Олимпия чемпионнары әзерләнер дип ышанабыз.

Тантаналы ачылыштан соң спорт бәйрәме стритбол уены белән дәвам итте. Физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә оештырган уеннарда спорт мәктәбеендә шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар матур уен күрсәтте.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса