Әлмәттә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең төбәк этабы тәмамланды
1-2 мартта "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион фестиваленең төбәк этабы булып узды.
Анда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Әлмәт районыннан җыелган сәләтле балалар һәм яшьләр чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Конферанс", "Хореография" номинацияләрендә 260 тан артык номерны бәяләде. Әлмәттәге гала-концерт "ТНВ-Яңа гасыр" каналында 8-9 мартта күрсәтеләчәк. I-III урыннарга лаек булганнарга һәм махсус чакыру алганнарга фестивальнең суперфиналында катнашу мөмкинлеге бирелә. Ул исә 14-18 апрельдә "УНИКС"та узачак. Йомгаклау гала-концерты "Пирамида"да 25 апрельдә булыр дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа