Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Әлмәт районында Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 500дән артык кеше яши.

13 сугышчы кире әйләнеп кайта алмады. Буген нефтьчеләр башкаласында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган митинг булды. Хәрби дан мәйданына шәһәр һәм район җитәкчеләре, хәрби комиссариаттан, оешмалар һәм предпритиеләрдән вәкилләр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, ветераннар, һәлак булганнарның әти-әниләре, студентлар, мәктәп укучылары килгән иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе, запастагы лейтенант Марат Гыйрфанов сугышта катнашканнарга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтте, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.

ТР хәрби комиссариатының район һәм шәһәр бүлеге башлыгы Ришат Сабиров интернационалист-сугышчыларга тугрылыклы хезмәтләре өчен ихлас рәмәт сүзләре әйтте.

Әфган сугышы ветераннарының "Хәтер" берләшмәсе җитәкчесе Сергей Брусов Әфганстанда, Чечняда һәм сугыш хәрәкәтләре барган башка җирләрдә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренеж, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннарның, инвалидларның мәнфәгатьләрен яклау , аларга социаль ярдәм, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, хәйриячелек эше оешманың төп бурычы булып кала, дип белдерде.

Митинг ахырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алу, һәйкәлгә чәчәкләр кую булды.

almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса