Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “соры” базарда эшләгән бер ханым пенсиягә чыккач “уянган”

Һәркемнең киләчәге иң әүвәл үзенә бәйле - еш әйтелә торган бу җөмләне район башкарма комитетында "соры" хезмәт базарына багышлап уздырылган брифингта янәдән ишетергә һәм бу сүзләр белән килешергә туры килде.

Игътибарның конвертта бирелүче эш хакларына юнәлтелүе очраклы түгел. Әлмәт җирлегендә даими булмаса да, аның белән бәйле күңелсез очраклар теркәлеп тора. Эш бирүчеләр, шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров искәрткәнчә, болар нигездә шәхси эшмәкәрләр, урта һәм кече бизнес вәкилләре, коммерция оешмалары җитәкчеләре салым түләүләрен киметергә теләп, хезмәткәрләренә эш хакларының бер өлешен рәсми рәвештә түләсә, калганын бер кайда да теркәмичә генә бирә. Җитәкчеләрнең мондый тәкъдимен кабул итүчеләр ялгышларын соңрак аңлый.

- Эш хакының бер өлешен конвертта гына алучы үзен төрле пособиеләрдән мәхрүм итә. Тормыш булгач, больничныйга да чыкмый тормыйсың. Чираттагы ялга киткәндә, декретка чыкканда һәм башка очракларда пособие рәсми эш хакыннан чыгып исәпләнә, - дип аңлатты Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе җитәкчесе Фая Якупова. - Проблема пенсиягә чыкканда да барлыкка килә. Тиешле акчасын документлаштырып алмаганнар нигездә минималь хезмәт пенсиясе алырга мәҗбүр була.

Шәһәрдә һәм районда 51413 пенсионер санала. Шуларның 2551 е яшәү минимумыннан (бу 5912 сум) түбән пенсия ала. Фая Якупова сөйләшүгә үзенчә статистика да ясап килгән. Китерелгән саннардан күренгәнчә, 15-20 меңләп хезмәткә яраклы әлмәтле эшләүче буларак беркайда да теркәлмәгән. Мәшгульлек үзәгендә 1505 эшсез исәптә тора. "Димәк, 15-20 мең кеше арасында рәсми булмаган хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә бар", - дигән фикер белән брифингка җыелучылар да килеште. Пенсиягә чыкканда акчасы аз булгач, судка мөрәҗәгать итүчеләр дә булгалый. Мәсәлән, бер ханымга эш хакы ведомость аша 10 мең, аннан тыш 20 мең сум түләнгән. Билгеле инде, пенсия 10 мең сум гына исәпкә алынып саналган. Суд та бу очракта көчсез шул.

- Эш хакларының шулай яшерен, астан гына бирелүе - ул кешеләрнең социаль хокуклары бозылу дигән сүз. Алай гына да түгел, конвертта эш хакы алучылар белән гадәттә хезмәт килешүләре дә төзелми. Прокуратура эшләүчеләрнең хокукларын бары тик хезмәт килешүе булганда гына яклый ала. Хезмәт мөнәсәбәтләрендә торганлыкны суд аша дәлилләргә мөмкин, әлбәттә. Тик ярый ла хезмәттәшләрегез сезне яклап судка килсә, - диде Рафаэль Шакиров.

Прокурор да үзләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән бер хезмәткәрне искә төшерде. Ул хезмәт килешүе буенча 6 мең, конверттагысы белән тулаем алганда уртача 20 мең сум эш хакы алып эшләгән. Банктан кредит алырга уйлаган әлмәтлегә оешмасыннан аның 35 мең сум эш хакы алып эшләве турындагы белешмә биргәннәр. Әлеге эш бирүчегә карата чынбарлыктагы керемен яшергән өчен җинаять эше кузгатылган.

Эш хакларын конвертта гына бирүләре белән килешергә ярамаганлыкка мисалларны күп китерергә була. Шул ук кредитны алыйк. Түбән эш хакына әллә ни зур кредитка өмет итеп булмый. Аннан бәланың аяк астында икәнлеген дә онытырга ярамый. Эш урыннарында бәхетсезлек очраклары һәрберебезне сагалап тора.

- Күптән түгел генә бер шофер эш вакытында бәхетсезлек очрагына юлыкты. Ярый әле аның белән хезмәт килешүе теркәлгән булган. Юкса яшь ана кечкенә сабые белән дәүләт ярдәменнән мәхрүм калган булыр иде, - дип сүзгә кушылды Әлмәт хезмәт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Фидаил Хәернасов. - Төзелеш, авыл хуҗалыгы тармагында да эш хакларын конвертта бирүләр күзәтелә. Төзелештә шундый хәлләр еш очрый: эшләүче белән хезмәт килешү төзелми, бары тик аның нинди эш башкарырга тиешлеге кенә шарт итеп куела. Ә бит кешеләрнең биеклектән егылу очраклары да бар. Хезмәт килешүе төзелмәгәч, эш бирүчене җаваплылыкка да тартып булмый. Һәркем үзенең нәрсәгә дучар итәсен аңларга, үзе өчен җаваплылык тоярга тиеш. Без хәзер планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында әлеге оешмада эшләүчеләр турында да мәгълүматлар алып, аны салым инспекциясенә җибәрергә тиешбез. Эш бирүчеләрнең пенсия, социаль иминият взносларын ничек түләве белән кызыксынабыз. Вакытында акча күчермәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла.

Эш бирүчеләрнең "соры" хезмәт базарын сайлауларының сәбәбе салымнан качуда, дидек. Салым район бюджетын тулыландыра, бу исә үз чиратында төзек юллар, урамнар, ремонт һәм башкалар дигән сүз.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса