Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә шарлавыклы буаларның җиденче чираты ачылды [+фото]

Нефтьчеләр калабызга юбилейлар алдыннан гына тагын бер күркәм бүләк ясадылар - шарлавыклы буаларның соңгы, җиденче чираты файдалануга тапшырылды.

Әле кайчан гына бу урыннарда чокыр-чакыр, чүп үләннәр үсеп утыра иде. Аның калабызның гүзәл почмагына әйләнәсенә беркем дә ышанмады һәм хәтта күз алдына да китерә алмады. Бүген исә шарлавыклы буалар - әлмәтлеләрнең, калабызга килгән кунакларның иң яраткан урыны. Кешеләр генә түгел, үрдәкләр дә үз итте аны. Салкын көннәр дә куркытмый кошларны, шарлавыклы буалардан аерыласылары килмичә, менә ничә ел инде кышны биредә уздыра алар.

Калабызда шушындый үзенчәлекле, кабатланмас шарлавыклы буалар төзү идеясе "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновта Германиянең Баден-Баден шәһәрендә булганнан соң туа. Биредә яшәүчеләрнең үзләренең сулыкларын шулкадәр яратып карап тотулары сокландыра аны һәм "Ә нигә Әлмәттә дә моны эшләмәскә?" дигән хыял-теләк тудыра. Күп тә үтми әлмәтлеләр Алман иленә барып тәҗрибә өйрәнеп кайта. Шулай итеп, нефтьчеләр проектны тормышка ашыруга керешә.

- Комплексны ясау шәһәр күлен реконструкцияләүдән башланды, - дип искә алды ул елларны "Татнефть"нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов тантанада чыгыш ясап. - Бу эш "Елховнефть" идарәсенә йөкләтелде. Күл территориясендә зур эш башкарылды, су ләмнән чистартылды, мәйдан арттырылды, җәяүлеләр сукмагы ясалды, төзекләндерү, яшелләндерү алып барылды. "Нептун", "Айсберг" клублары биналы булды.

Тиңе булмаган әлеге архитектур комплекс шәһәр күленнән башлангыч алып Бигәш аша Комсомол паркына кадәр сузылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шарлавыклы буаларның һәрбер чираты үзенчәлекле.

Икенче этаптагы эшләр "Ямашнефть" идарәсе карамагына тапшырылды. Шарлавыклы буаларның бу урынында ясалган күперне халык шунда ук Гашыйклар күпере дип атый башлады. ЗАГСтан соң бирегә килмичә калган яшь парлар юктыр, мөгаен. Теләкләр әйтеп күпер аша узу, йозаклар калдыру матур традициягә әйләнде.

Күркәм үзгәрешләр эстафетасын "Әлмәтнефть" идарәсе кабул итеп ала һәм ул шарлавыклы буаларның калган чиратларына да кураторлык итә. Кешеләргә уңайлы булсын өчен ясалган Шевченко һәм Ленин урамнары аша җир асты юллары велосипедчыларга да тоткарлыксыз йөрергә мөмкинлекләр ача. Бүген көннең, кичнең кайсы гына вакытында шарлавыклы буалар аша узма, анда һәрвакыт ял итеп утыручы, гүзәллеккә хозурланып йөрүче кешеләрне, велосипедчыларны, чаңгыларын роликлы тимераякка алыштырган спортчыларны, бала арбасы этеп йөрүчеләрне очратырга була. Балалар өчен ясалган уен мәйданчыклары да һәрвакыт шатлыклы авазлардан яңгырап тора.

Кечкенә-кечкенә сулыкларда карп, ак амур, толстолобик кебек балыклар үзләрен яхшы хис итә. Яр буйларында тезелеп киткән һәвәскәр балыкчыларны сулыклардан һич кенә дә аерырмын димә.

Баш нефтьче күләмле һәм авыр хезмәт таләп ителгән әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучыларның һәммәсенә аерым-аерым рәхмәт белдерде, компаниянең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

- Бу безнең шәһәрдә яшәүчеләргә нефтьчеләрдән Әлмәтнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллык юбилейлары уңаеннан бүләк. Без сезнең җитәкчелектәге шәһәр власте калабызда яшәүчеләр һәм кунаклар белән берлектә күңел биреп, халкыбыз турында кайгыртучанлык күрсәтеп төзелгән әлеге искиткеч ял итү урынын тәртиптә һәм төзек килеш тотар дип ышанабыз, - баш нефтьче район башлыгы Мәҗит Салиховка әнә шундый теләкләр белән бердәм архитектур комплекска сертификат бүләк итте.

Район башлыгы "Татнефть"нең шәһәр үсешенә һәм аның чәчәк атуы хакына ел саен зур өлеш кертүе, мәктәпләр, социаль ипотека буенча йортлар, башка объектлар, юллар төзү һәм капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерүләре өчен зур рәхмәтен җиткереп, әлмәтлеләр исеменнән шарлавыклы буаларны гына түгел, нефтьчеләр тарафыннан төзелгән башка объектларны да карап тотарга ышандырды, шарлавыклы буалар төзелешендә актив катнашучыларны район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләде. Шәһәрдә яшәүчеләр вәгъдәләрендә торыр, яшь буында сакчыл караш тәрбияләүгә зур өлеш кертер дип өметләнәсе килә.


Дамир Нуретдинов, ветеран бораулаучы, Социалистик Хезмәт Герое:

- Мондый үзгәрешләргә сөенми мөмкин түгел. Буаларга карап шатланам. Шәһәрне төптән үзгәрттеләр. Бу күркәм эшләр Татарстанда 70 ел дәвамында чыгарылган кара алтын нәтиҗәсе дияргә кирәк. Мин 1958 елда армиядән кайтканда биредә сазлык иде. Адашып йөргәнем әле дә хәтердә. Ә хәзер олылар да, балалар да рәхәтләнеп ял итә. Мондый гүзәллекне бозарга ярамый. Үсеп килүче буынга ишарә бу. Әлмәт шәһәрендә 55 ел яшәвемә һәм шушы төбәктә эшләвемә, эз калдыруыма бик шатмын.

Әнвәр Сафиуллин, ветеран нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры:

- Монда тудым, монда үстем, беркая да китмәдем. Сугыш елларында 7 ел армиядә булдым, калган бөтен гомерем нефть эшендә үтте. Бүгенге Әлмәт танымаслык. Без элек эшкә брезент киемнән йөрдек. Иң беренче скважинаны эшләтеп җибәргәндә землянкалар казыганчы факел астында тора идек. Беренче елларда будка ясау юк иде. Без, яшьләр, эштән, авырлыклардан курыкмый идек. Хәзерге яшьләргә дә шуны киңәш итәм. Хәзер әйләнә-тирәдәге матурлыкны күреп күңел сөенә.

Роза һәм Өлфәт Магановлар:

- Шәһәрнең үсүенә шатланмыйча мөмкин түгел! Нефтьчеләр каласы моңа лаек. Төзелгәненең беренче еллары әле дә хәтердә. Без ял көннәрен белмәдек, гел өмә иде. Ике малайны өйдә калдырып агачлар утыртырга йөгерә идек. Бервакыт Чехов урамында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликов белән бергә агач утырттык. Шарлавыклы буаларга кунакларыбызны алып барабыз, аның өчен горурлык хисе кичерәбез. Кеше хезмәтен таптау очракларына йөрәк әрни, әлбәттә. Хәзер төп бурыч - бу матурлыкны саклау. Яшьләр әти-әниләренең, әби-бабаларының хезмәтен бәяләр, шәһәребез киләчәктә тагын да чәчәк атар дип ышанабыз.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250