Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә шарлавыклы буалар янында ягулык салу станциясе булмаячак

Белоглазов урамында ягулык салу станциясе урнаштыру турындагы карар шәһәр төзлеше советында әлеге проектның инвесторы «Татнефть» компаниясе мөрәҗәгатен күздә тотып кабул ителгән иде.

Әлеге төзелешнең подрядчысы итеп «ВИСТА» фирмасы билгеләнә. Ягулык салу станциясе, автомат режимда эшләргә (хезмәт күрсәтүче кешеләрдән башка), ягулык салу колонкасы һәм акча түләү терминалы белән бергә 200 квадрат метрдан да артык булмаган мәйданны биләргә тиеш иде. Мондый автомат ягулык станциясе Әлмәтнең Тынычлык урамында инде урнаштырылган һәм машина руле артына утыручылар арасында шактый популярлык казанырга өлгергән.

Тик якын-тирә йортларда яшәүче һәм шарлавыклы буаларда ял итәргә яратучы әлмәтлеләр әлеге хозурлыкны ягулык станциясе белән бозмау мөрәҗәгате белән чыктылар. Бу мәсьәлә буенча үз фикерләрен шәһәр һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә җиткерделәр.

Нефтьчеләр шәһәр халкы сүзләренә колак салып, станцияне әлеге урында салмаска дигән фикергә килделәр.

Шуны да искәртәсе килә, бүгенге көндә автомат ягулык салу станцияләре попурлярлаша бара. Алар экологик яктан куркынычсыз, аз урынны алып торалар һәм оператор, кассир кебек хезмәткәрләрдән башка гына тиз арада түләү эшен башкарырга мөмкинлек бирәләр. Мондый станция Әлмәттә әлегә бердәнбер, тик «Татнефть» ААҖ ел ахырына кадәр тагын икене төзергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250