Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә сарайлар урынына уен мәйданчыклары булачак

Газета укучыларыбызның шәһәрдәге иске гаражлар, сарайлар, ташландык хәлгә килгән корылмаларның куркыныч тудыруы хакындагы зарларын еш ишетергә туры килә.

Ниһаять, мондый урыннар үзгәрәчәк. Җомга үткән шәһәр төзелеше советы утырышында бу сорау да каралды.

Шәһәр төзелеше советы әгъзалары тикшерүенә 11 сорау куелган иде. Иң элек сүз шәһәрдәге тулы бер ансамбль тәшкил иткән урыннар хакында барды. Ә мондый комплекслар калабызда күп һәм алар Әлмәтне матурлап, шушы урындагы төзелешләргә йомгак ясап тора. Мәсәлән, 3 миллиард тонна нефть чыгарылу уңаеннан төзелгән монумент тирәсе, Ленин мәйданы һәм башкалар. Әлеге мәсьәлә юкка гына көн кадагына кертелмәгән. Районның баш архитекторы Алмас Идрисов әйтүенчә, бу урыннардан эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен җир участоклары сораучылар да күзәтелә.

- Һәрбер объект якын-тирәдәгесенә яраклаштырып ясалды, бина, йорт фасадлары һәм башка корылмалар да шушы шәһәр төзелеше ансамбленә кертелде. Шуңа күрә без аларны боза алмыйбыз. Эш тәмамланган комплексларны расларга кирәк, - диде ул сорауның асылын аңлатып.

Тузган гараж-сарайлар шәһәрнең төрле почмагында очрый. Бүген аларның байтагы чүплек ролен уйный. Озак яткан чүп-чарның төрле йогышлы авырулар чыганагы икәнлеген һәркем белә. Район башкарма комитеты алар урынына социаль объектлар, шул исәптән балаларга уен, спорт мәйданчыклары, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә торак төзергә мөмкин дип саный. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары арасында бу уңайдан төрле фикер белдерүчеләр булды. Берәүләр һәр участок буенча аерым карар кирәк дисә, икенчеләре анда йорт түгел, ә бәлки спорт мәйданчыклары, машина кую урыннары ясарга тәкъдим итте.

Мәгълүм булганча, "Юбилейный" Спорт сарае алдында Физкультура һәм спорт аллеясы ясалачак. Анда Физкультурачы сыны да урнаштырылачак. Кем нинди генә сын тәкъдим итмәде. Бу уңайдан "Әлмәт таңнары" да сораштыру уздырган иде. Утырышта булачак аллеяның эскизы һәм макет күрсәтелде. Бу урын шәһәребезнең тагын бер гүзәл почмагы булачак икән. Физкультурачы сыны (ул кулларына факел тотып йөгерүче хатын-кыз һәм ир-аттан гыйбарәт) узган ел вакытлыча билгеләнеп, таш куелган урында түгел, алдарак, бүген таксилар җыелып торган җирдә, Гагарин урамына карап торачак. Гомумән, әлеге территорияне төзекләндереп, үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

Ниһаять, Радищев урамындагы футбол кыры территориясе дә төзекләндереләчәк. Биредә алты спорт мәйданчыгы төзү күздә тотыла. "Иске Әлмәт" район Мәдәният йорты янындагы гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә дә башка төсмер бирелә. "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе тарафыннан тәкъдим ителгән эскиз бертавыштан кабул ителде.

"Яшьлек" микрорайонында күпкатлы торак йорт төзелеше, "Рандеву" кафесының фасадын үзгәртү, Р. Фәхретдин урамындагы элеккеге казарманы торак йортка яраклаштырып реконструкцияләү буенча да сораулар җентекләп тикшерелде, заказчыларга тәкъдимнәрне искә алып проектларны кабаттан эшләргә әйтелде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәр төзелеше советында расланган фасадларны ясау эшен контрольгә алырга кирәклеген искәртте. Кайчакларда проекттан тайпылышлар да булгалый.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250