Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Сабантуй узды ( + ФОТОЛАР)

Тантана район җирлегендә яшәүче халыкларның рух бердәмлеген, аңлашып яшәвен чыгылдырган тарихи чыганакларга нигезләнгән тамаша - күренешләр,төрле сәнгать коллективларың иң матур эш үрнәкләреннән төзелгән концерт программасы белән башланып китте.

Язгы чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаган хуҗалыклар бизәлгән тарантаслар белән мәйдан уртасыннан узды.

Сабантуй бәйрәмендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов,ТР Премьер- министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Абүбакиров, Рига Думасының "Центр Согласия" фракциясе рәисе Максим Толстой һәм башка олы кунаклар катнашты.

Бәйрәм тантанасы район башлыгының тәбрикләүе белән башланып китте. Ул язгы кыр эшләренең уңышлы гына төгәлләнүен, Республика, "Татнефть" ААҖ ярдәме белән төрле проектларда катнашу мөмкинлеге булуын, авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңай динамика булуын ассызыклады, олы рәхмәт сүзләрен җиткереп барлык әлмәтлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

Марат Әхмәтов үзенең чыгышында нефтьчеләрнең киң колачлы эшләре янәшәсендә, авыл хезмәтчәннәренең дә игътибар үзәгендә булуына басым ясады. "Икмәк һәр нәрсәгә баш. Икмәк-үзенең титулын югалтмасын иде, киләчәктә дә шулай булып калсын,"- диде ул чыгышын йомгаклап.

Тантананы дәвам итеп алар хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырдылар. Язгы эшләр батыры, "Союз- Агро" хуҗалыгы механизаторы Марсель Шәфигуллин тырыш хезмәте өчен "Лада - Гранта" автомобиле белән бүләкләнде.
Авыл җирлекләре дә игътибардан читтә калмады. Кичуй авылы җирлеге башлыгы Галина Тумановага "Бердәм Россия" партиясеннән спорт мәйданчыгы урнаштыру өчен сертификат тапшырылды.

Сабантуй, милли бәйрәмнең иң матур үрнәкләре - ат чабышы, көрәш һәм күп төрле башка уеннар белән дәвам итте. Төштән соң сәхнә республикабыз һәм үзешчән сәнгать артистлары карамагына күчеп, җыр сөючеләрне бергә туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса