Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә руль артына алкогольле эчемлекләр кулланып утырган шоферларны ачыклау максатынннан рейд узды

Сишәмбе көнне без юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре белән руль артына хәмер кулланып утырган шоферларны ачыклау максатында рейд уздырдык.

Туктаткан машиналарда исерекләр күренмәде күренмәвен, тик, ЮХИДИ хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, бу Әлмәттә руль артына алкогольле эчемлекләр кулланып утырмыйлар икән дигәнне аңлатмый әле.

Чаралар катгыйлануга, штрафлар артуга да карамастан, юлларда иминлек турында әлегә хыялланырга гына була. Һәр көнне диярлек нинди дә булса вакыйга теркәлеп тора. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, юлларда транспорт һәлакәтләре һәр елны 1 миллион 300 мең кешенең гомерен өзә, 20-50 миллион кеше тән җәрәхәтләре ала. Бу саннарда аек булмаган хәлдә руль артына утыручыларның да "өлеше" бар. Үзебезнең Әлмәт җирлеген генә алыйк. Узган ел 998 исерек шофер ачыкланган. Аларның барысы да 1,5 елдан алып 2 елга чаклы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Хәмер яратучылар гаебе белән 21 юл-транспорт вакыйгасы ясалган. Аларда 6 кеше һәлак булган, ә 36 сы төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Дөрес, 2012 ел белән чагыштырганда бераз кимү күзәтелә. Мәсәлән, ул чакта 1100 исерек шофер ачыкланган, алар гаебе белән 22 авария теркәлгән, 7 кеше үлгән, 30 ы тән җәрәхәтләре алган.

- Бәлки узган елгы саннар тагын да артыграк булыр иде. Без бит биш атнабызны Универсиада уеннары чорында башкалада уздырдык, - диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гыйздәтуллин.
Юл-патруль службасы инспекторы Ринат Минапов юл иминлеге сагында 2008 елдан бирле. Ул руль артындагы исерекләрне ачыклау җиңел булмавын әйтте. Алар гадәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганда яки документларын тикшергәндә билгеле булалар. Шикләнгәндә алкотектор ярдәмгә килә. Прибор шунда ук шоферның хәмер кулланганмы-юкмы икәнлеген күрсәтә. Алкотектордан баш тарткан шоферлар табибларга җибәрелә.

Чынлап та, юлдан баручы һәрбер машинаны туктатып булмый. Иң беренче чиратта руль артына утыручы шофер никадәр җаваплылык йөкләнүен үзе аңларга тиеш. Алар бит үз тормышларын гына түгел, яннарында утырган якыннары, дуслары, хәтта балаларының, шулай ук җәяүлеләрнең, башка машиналардагыларның тормышларын да куркыныч астына куя.

- Халыкта "Руль артындагы исерек - ул җинаятьче", дип белеп әйтәләр. Мин хәмер кулланган килеш машина йөртүчеләргә тискәре карыйм. Ходай сакласын! Үзеңнең һәм башкаларның тормышы белән шаярганчы җәяү баруың хәерлерәк, - диде рейд вакытында инспекторларның таяк күтәрүенә туктаган Владимир Сафонов. Шәһәрдәшебезнең руль артында 40 еллык стажы бар икән инде. Алкотектордан да куркып тормады, рәхәтләнеп өрде. Күпме генә өрсә дә, приборда нульләр генә пәйда булды.

Барлык шоферлар да Сафонов кебек түгел икән. Арада төрлесе очрый. Рейд вакытында туктатылган бер автомобиль хуҗасыннан багажнигын ачып күрсәтүне берничә тапкыр сорарга туры килде. Юл-патруль службасы инспекторы Василий Токарев сүз уңаенда әле генә бер шофер белән "көрәшергә" туры килүен сөйләде. Ул инспекторларга документларын күрсәтергә һәм машинадан чыгарга баш тарткан. Шаһитлар чакырып, автомобильдән көчкә чыгарганнар үзен. Кулларын эшкә җигә башлагач, аны полиция бүлегенә җибәрүдән башка чара калмаган. Исерек булгандыр дип уйлап ялгышканбыз, "Яшьләр шундый кайнар", - диде безнең сораулы карашка Василий.

Ә статистика һаман да хәвефләндерерлек: әле ел башланды гына, инде хәмер кулланган 56 шофер ачыкланган. Мондый "куркыныч" шоферларның исемлеге хәзер ЮХИДИ идарәсе сайтына эленеп бара. Алар белән һәркем таныша ала.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250