Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә репрессия кор­баннары истәлегенә һәйкәл ачылды

Ка­ла­быз­да хәр­би ко­мис­са­рит би­на­сы янын­да Хә­тер мәй­да­ны бар.

Би­ре­дә әф­ган су­гы­шын­да һәм баш­ка су­гыш­чан конф­ликт­лар­да һә­лак бу­лу­чы­лар­га, Чер­но­быль атом электр стан­ци­я­сен­дә бул­ган ва­кый­га нә­ти­җә­лә­рен бе­те­рү­дә кат­на­шу­чы­лар хөр­мә­те­нә һәй­кәл­ләр ку­ел­ган. Си­шәм­бе көн­не Хә­тер мәй­да­ны­на янә­дән әл­мәт­ле­ләр җы­ел­ды. Бу юлы реп­рес­сия кор­бан­на­ры ис­тә­ле­ге­нә һәй­кәл ачыл­ды.


Бү­ген шә­һәр­дә һәм ра­йон­да сә­я­си реп­рес­сия кор­ба­ны бул­ган 140 ке­ше го­мер ки­че­рә. Алар уз­ган ел ра­йон баш­лы­гы бе­лән оч­ра­шу ва­кы­тын­да һәй­кәл тө­зү­лә­рен со­ра­ган иде. Ра­йон Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты ве­те­ран­нар­ның тәкъ­ди­ме­нә те­ләк­тәш­лек күр­сәт­те. Сә­я­си реп­рес­сия кор­бан­на­ры ис­тә­ле­ге­нә бу­ла­чак һәй­кәл про­ек­ты бер­ни­чә тап­кыр шә­һәр тө­зе­ле­ше со­ве­тын­да да тик­ше­рел­де. Һәм ме­нә предп­ри­я­ти­е­ләр­нең ига­нә­че­лек яр­дә­ме бе­лән һәй­кәл тө­зе­леп, Хә­тер мәй­да­ны­на ур­наш­ты­рыл­ды.

Хә­тер. Ул ел­лар узу бе­лән то­нык­ла­на тө­шә, авыр­лык­лар оны­ты­ла ди­ләр. "А­выр­лык­лар хә­тер­дән җу­е­ла, әм­ма на­хак­ка рән­җе­те­лү­ләр­гә, өл­кән яшь­тә бул­сак та, һа­ман да йө­рәк әр­ни", - ди бу ел­лар­ның ша­һи­ты бул­ган­нар. 1920 ел­дан баш­лап 50 нче ел­лар­га ка­дәр элек­ке­ге Со­вет­лар Со­ю­зы­ның 10 мил­ли­он­нан ар­тык ке­ше­се­нә "ка­ра там­га" та­гы­лып, гө­наһ­сыз­га рән­җе­те­лә. Мең­нәр­чә ке­ше га­еп­сез­гә аты­ла, күп­ме­се төр­мә­ләр­дә уты­ра, сөр­ген­нәр­гә оза­ты­ла, үзәк­ләр­гә үтәр­лек ким­се­те­лү­ләр­гә, җә­бер­ләү­ләр­гә ду­чар ите­лә, са­бый­лар әти-әни­лә­рен­нән тар­тып алы­нып ба­ла­лар йорт­ла­ры­на та­ра­ты­ла. Га­дел­сез­лек кор­бан­на­ры­ның үз­лә­ре­нә ге­нә тү­гел, ту­ган­на­ры­на, ба­ла­ла­ры­на да "ха­лык дош­ма­ны" бу­лып яшәр­гә, га­зап­лар, тү­бән­се­те­лү­ләр эчен­дә янар­га ту­ры ки­лә - мо­ңа кү­ңел әр­не­мәс­лек­ме­ни! Алар­ның са­быр­лы­гы, чы­дам­лы­гы - һәр­кем­гә, биг­рәк тә яшь бу­ын­га үр­нәк. Мо­ны ми­тинг­та чы­гыш яса­ган ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ма­рат Гыйр­фа­нов та бил­ге­ләп үт­те. Ул шу­лай ук һәй­кәл тө­зе­ле­шен­дә ак­тив кат­на­шу­чы­лар­га Хез­мәт, мәш­гуль­лек һәм со­ци­аль як­лау ми­нистр­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­рын, Рәх­мәт хат­ла­рын тап­шыр­ды, реп­рес­сия кор­бан­на­ры со­ве­ты әгъ­за­ла­рын ка­ла­быз­ның 60 ел­лы­гы уңа­ен­нан чы­га­рыл­ган юби­лей бил­ге­се бе­лән бү­ләк­лә­де.

Шә­һәр­дә сә­я­си реп­рес­сия кор­бан­на­ры со­ве­ты 1996 ел­да тө­зе­лә. Бү­ген аңа Әни­сә Гә­рә­е­ва рә­ис­лек итә. Шә­һәр һәм ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нә, нефть­че­ләр­гә аның рәх­мәт­тән баш­ка сү­зе юк. "Без кай­гыр­ту­чан­лык то­еп яши­без" - төр­ле ча­ра­лар уңа­ен­нан би­ре­лү­че мат­ди яр­дәм, бү­ләк­ләр, бер­гә­лә­шеп чәй эчү­ләр һәм ме­нә хә­зер һәй­кәл аның әле­ге сүз­лә­ре­нә ачык ми­сал. Шом­лы ел­лар ша­һит­ла­ры­ның са­ны ел­дан-ел ки­ми ба­ра. Алар бер ми­нут тын­лык бе­лән ис­кә алын­ды, ә һәй­кәл кы­зыл ка­нә­фер­ләр­гә кү­мел­де.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Ав­тор фо­то­ла­ры

Та­һир Ис­кән­дә­ров, шә­һәр­дә яшәү­че, 84 яшь:

- Мин Мөс­лим ра­йо­ны­ның Ба­лан­лы авы­лын­да ту­ган­мын. Әти-әни бик ты­рыш, хез­мәт сө­ю­чән ке­ше­ләр иде. Хәл­ле тор­мыш­та яшә­гәч, без­не ку­лак­лар дип атап, өй­не тар­тып ал­ды­лар һәм мун­ча­га ур­наш­тыр­ды­лар. Ан­нан Се­бер­гә сөр­ген­гә ку­ды­лар. Ми­ңа ул чак­та ике, абы­е­ма дүрт яшь иде. Әти үл­гәч, күр­ше Ва­си­лий абый: "Мон­да ка­ла күр­мә­гез, ни­чек тә бул­са ту­ган иле­гез­гә кай­тыр­га ты­ры­шы­гыз", - ди­гән. Әни­нең сум­ка­лар­ны биш-ал­ты адым­га ал­га ил­теп ку­ям да, ан­нан сез­не кү­че­рәм, дип сөй­лә­гә­не әле дә хә­тер­дә. Авыл­га кайт­кач мун­ча­да (аңа ти­мә­гән иде­ләр) бай­так яшә­дек әле без. Мун­ча­да үс­тек. Ким­се­те­лү­ләр­не сөй­ләп бе­те­рер­лек тү­гел. Мин ар­ми­я­дән кайт­кач, бер ис­ке өй­не рәт­ләп яса­дык. Абый авыл­да кал­ды. Мин Ле­ни­но­горс­ки­га шо­фер­лык­ка укыр­га кит­тем. Шун­нан Әл­мәт­кә җи­бәр­де­ләр. Ял­га чык­кан­чы бо­рау­лау­чы­лар­да эш­лә­дем. Әти шу­лай итеп чит-ят җир­дә ятып кал­ды. Аның исе­мен ки­тап­тан ре­а­би­ли­та­ци­я­лә­нү­че­ләр исем­ле­ген­нән эз­ләп тап­тык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250