Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә пенсионер, яшь егет һәм ир белән хатыннан торган наркотиклар сату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркем тоткарланды

Әлмәт наркокүзәтчелеге хезмәткәрләре төбәктә марихуана тарату белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемне фаш итте.

Тикшерү вакытында алардан 100 дән артык доза наркотик матдә алына.

Наркотиклар сату белән шөгыльләнүче бу төркем 4 кешедән торган. Кәсеп үзәгендә - заманында автомеханик булып эшләгән 40 яшьлек ир-ат. Ул элегрәк наркотик саклаган өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән була. Ләкин гаилә башлыгы тормышын җайга салу өчен бирелгән мөмкинлекне дөрес файдаланмый - җинаять юлына кире кайта. Алай гына да түгел, бу кәсепкә хатынын да җәлеп итә.

Марихуананы алар моңа кадәр наркотик саткан өчен инде ике тапкыр утырып чыккан 60 яшьлек танышларыннан ала. Наркотик сатудан кесәсе шактый калынаюга да карамастан, өлкән яшьтәге әлеге ир-ат, игътибар җәлеп итмәс өчен булса кирәк, иске машинада йөргән. Наркополицейскийлар тоткарлаганда аның шул күзгә ташланмаслык машинасында сатуга әзерләнгән зур партия агулы матдә була.

40 яшьлек ир кеше исә пенсионердан алган наркотикларның бер өлешен яхшы таныш клиентларына сата, икенчесен хатыны аша тараттыра. Ханым 28 яшьлек клиентын социаль челтәрдә таба. Интуициясе наркотикларга бәйлелектән интеккән егетне таныта, ә менә аның тотылуга сәбәп буласын сиздерми. Яңа клиент наркотик сатучы хатыннан үзе һәм тарату өчен дип аң томалаучы матдә сатып ала. Ә егет үз чиратында 30 граммга якын марихуананы наркокүзәтчелек вәкилләренә сата. Автомобиль кирәк-яраклары кибетләренең берсендә сатучы-консультант булып эшләүче егет наркотик сату кәсебен чын мәгънәсендә "кассадан ерак китми генә" башкара торган була. Фаш итү нияте белән наркотик сатып алган хокук сакчылары тентү вакытында сатучының кесәсендә наркотикларга һәм зур суммада акчага тап була.

Гаилә белән кәсеп итүчеләрнең йортында да наркотиклар һәм аны тарту өчен җайланма табып алалар. Хуҗаларның икесе дә вакыт-вакыт наркотик куллануларын таный. Хәтта 10 яшьлек уллары хакына да бу яман гадәтләреннән арына алмый алар.

Алдан килешенеп эре партия наркотик матдәләр сату факты буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаятьчел төркем әгъзаларын 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү ихтималы көтә.

Ләйләгөл Минаева әзерләде


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250