Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә патриотик тәрбия проблемалары турында фикер алыштылар

"Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең актуаль проблемалары" - Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында шул исемдәге республика фәнни- гамәли конференциясе үтте.

Әлеге темага багышланган фикерләре, фәнни эшләре белән уртаклашырга теләп оештыру комитетына 130 дан артык кеше гариза килгән булган. Мәктәп, урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем бирүче педагоглары тәкъдим иткән иң уңышлар эшләр китап буларак бастырылган. Әлеге җыентык белем бирү учреждениеләрендә кулланма әсбап буларак файдаланылачак.

Фәнни форумда чыгыш ясаучылар патриотик тәрбия бирү юнәлешләре турында фикер алыштылар һәм үрнәк тәҗрибә белән уртаклаштылар. Пленар өлештән соң конференция эшен секцияләрдә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса