Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Әниләр көнен билгеләп үттеләр

Якшәмбе көнне без дөньядагы иң изге, иң якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу уңайдан Яшьләр үзәгендә газиз әнкәйләргә багышланган тантана узды.

Залда шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары исемен йөртүчеләр, хезмәт ветераннары, уллары сугышчан гамәлләрдә башын салган, ятимнәрне үз канаты астына сыендырган, инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы, төрле тармакта фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләүче төрле яшьтәге хатын-кызлар җыелган. Аларның барысын да бер сүз берләштерә. Елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч бирүче, тормышыбызнын бизәге, таянычы, зирәк киңәшләре белән олы юлдан алып баручы Әниләр алар. Әни, ана - өч хәрефтән генә торган әлеге сүзләр үзендә күпме наз, йөрәк җылысы саклый. Бары мактау, рәхмәт сүзләренә генә лаек затларны район башлыгы Айрат Хәйруллин да котларга килгән. Ул үзенең тәбрикләү чыгышында районда яшәүче әниләр үзләрен уңайлы тойсын өчен шартлар тудыру өстендә эш алып барылуын искәртте.

- Быел ике балалар бакчасы куллануга тапшырылды. Әлмәттә 3 тән 7 яшькә кадәрге балаларның һәммәсе урын белән тәэмин ителсен өчен киләсе елга өстәмә рәвештә тагын бер үзәк төзергә тырышачакбыз. Яслеләр буенча да эшне дәвам итәбез, - диде ул. - Әлегә хирургия ярдәме кирәк булган балаларны ашыгыч ярдәм машинасы Лениногорскига илтә. Медицина ярдәме үзебезнең районда тулысы белән күрсәтелергә тиеш.

Район башлыгы гаиләләрне һәм балаларны социаль яклау өлкәсендә актив эш алып баручыларны район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бүген әниләр бала да тәрбияли, ирләрен дә хөрмәтли, көчле затлар белән иңгә-иң торып төрле өлкәләрдә хезмәт тә куя. Хәтта җәмәгать эшендә катнаша, җан җылысыннан башкаларга да өлеш чыгарырга вакыт таба. Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева сәхнә түреннән андый әниләргә рәхмәтен җиткерде.

"Без, әниләрнең бурычы - җир йөзендә бәхетле, шатлыклы, гадел тормыш булдыручы балалар тәрбияләү" - Гүзәл Еремееваның әлеге сүзләрен калабызның мактаулы гражданины Леокадия Садчикова да куәтләде. Бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә шәһәрдә һәм районда әниләргә сабыйлары белән саф һавада ял итү өчен шартлар тудырылуын: "Быел "Шәмсенур" паркында сабыйлары белән күпләп йөрүче яшь әниләрне күрү нык сөендерде. Мондый гүзәл урыннар башка микрорайоннарда да, авылларда да ясалды", - дип билгеләп үтте.

Бу көнне яңгыраган матур сүзләр, җырлар, биючеләрнең чыгышы - барысы да әниләр хөрмәтенә булды. Гомер буе кадер-хөрмәттә яшәргә язсын сезгә, аналар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса