Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә нефтьче яшьләрнең һөнәри осталык бәйгесе узды

Ел саен нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан "Татнефть" ААҖ яшьләре көч сынаша.

Төп эшче белгечлекләре арасындагы һөнәри осталык бәйгесенең быелгысы - 43 нчесе Татарстанда нефть табыла башлауның 70 еллыгына багышланды. Бәйгене ачу тантанасында Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.

"Татнефть" ААҖнең структур бүлекчәсе булган "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе полигоны кабат хезмәткә намуслы карашлары, югары осталыклары белән аерылып торучы яшьләрне җыйды. Аларның һәрберсе - үз предприятие бәйгесендә җиңүчеләр, бүген һәммәсенә зур җаваплылык йөкләтелгән.

- Һөнәри осталык бәйгесенең дәрәҗәсе һәм әһәмияте елдан-ел арта бара. Ул һөнәри күнекмәләрне камилләштерүдә һәм тәҗрибә уртаклашуда кызыксындыру чарасы да булып тора, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында "Татнефть" ААҖ генераль директорының производство буенча беренче урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов. - Бүген "Татнефть"тә 29400 яшь хезмәткәр эшли, бу зур һәм мобиль көч. Без компаниянең киләчәк үсешен һәм чәчәк атуын хаклы рәвештә сезнең белән бәйлибез.

Күргәнебезчә, компаниядә яшьләр аз түгел. Аларның хезмәтләре белән зур өлеш кертүе, остазларыннан калышмавы - шатлыклы күренеш. Әлбәттә, моның өчен шартлар тудырылырга тиеш.

- Җитәкчелекнең күрсәтелгән игътибары һәм теләктәшлеге, "Татнефть"тә алып барыла торган яшьләр сәясәте һөнәри һәм иҗади потенциалны тормышка ашырырга, фатирлар алырга, иртәгәге көнгә зур ышаныч белән гаилә корырга мөмкинлек бирә. Бу шартлар барлык буын нефтьчеләр тарафыннан 70 ел дәвамында тудырылды. Әлеге уңышларның нигезен үз куллары белән төзегән ветераннар безгә бик тә кадерле. Без, яшьләр, моны онытмыйбыз һәм бәялибез, күрсәтелгән ышанычны акларга тырышабыз. Үзебезнең хезмәт белән киләчәк буынга шундый ук ныклы нигез төзү өчен үтә үзле нефть чыгарырга һәм эшкәртергә өйрәнәбез, яңа технологияләр үзләштерәбез, компаниянең инновацион проектларында актив катнашабыз, - диде яшьләр комитеты рәисе Ринат Мамин җавап сүзендә.
Премьер-министр Илдар Халиков нефтьчеләрнең һөнәри осталык бәйгесе зур вакыйга булуын искәртте.

- Казандагы Универсиададан Әлмәткә нефть универсиадасына күчтек. Рөстәм Нургалиевич биредә булганнан соң бәйгенең кискен баруын сөйләгән иде. Катнашучылар гына түгел, җитәкчеләр дә дулкынлана. Мин көчлеләр җиңүен телим. Әлеге бәйге җитәкчелекнең компаниянең төп байлыгы булган кешеләргә, нефть чыгаручыларга үзгә мөнәсәбәтен, аның алда да Татарстанда һәм Россия буенча да әйдәп баручы позицияне саклап калачагын күрсәтә. Нәкъ менә "Татнефть" хезмәткәрләренең тупланган көчле командасы иртәгәге көнгә ышаныч тудыра, - диде ул. Премьер-министр һәркемне калабыздагы юбилейлар белән тәбрик итте, фидакарьләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бәйгегә старт бирелер алдыннан күркәм гадәт буенча башта "Татнефть"нең 2012 елда икътисади һәм финанс ягыннан иң яхшы нәтиҗәләргә, производство, инвестиция программаларын үтәүдә һәм башка эшчәнлектә уңышларга ирешкән предприятиеләре билгеләп үтелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә "Әлмәтнефть", "Елховнефть", "Лениногорскнефть" нефть-газ чыгару идарәләре, "Бораулау", "Татбуррастворы", "Татнефть-АзнакайРемСервис", "Татнефть-ӘлмәтРемСервис", "Татнефть-ЭнергоСервис", "Түбән Кама ТЭЦ", "Татнефтегазпереработка", "ТМС групп", "Татнефть-РемСервис", "Автотранспорт", "Татнефть-АЗС Үзәк", "Түбән Кама йөк шиннары заводы" предприятиеләре коллективларына компаниянең Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук югары күрсәткечләргә ирешкән башка предприятиеләр дә атап узылды. "Татнефть" профсоюз комитеты белән һәр елны структур бүлекчәләренең ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары арасында да смотр игълан итә. 2013 елдагы смотр нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип үзләренең төркемендә "Юность" ("Әлмәтнефть") һәм "Солнечный" ("Елховнефть") лагерьлары табылган.
Тантанада XXVI спартакиадага да йомгак ясалды. I дәрәҗә дипломнар һәм кубокларга "Әлмәтнефть" идарәсе, "Татспецтранспорт" УК, "Татнефть-АЗС Үзәк" җәмгыятьләре ия булды.

Күптән түгел компаниянең волейбол буенча җыелма командасы эшче спортының Халыкара конфедерациясе эгидасы астында узган дөнья чемпионатыннан җиңү белән кайтты. Чемпионатта яуланган кубок тантанада "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка тапшырылды.
Һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга саллы бүләкләр, компаниянең генераль директоры карары белән көч сынашкан һәркемгә 5 әр мең сум күләмендә премия каралган иде. Бу хакта бәйге башланганчы ук хәбәр ителү шулай ук җиңүгә омтылышны көйчәйткәндер.
Узган елдагы кебек быел да бәйге барышы "Луч" телекомпаниясенең турыдан-туры эфирында һәм Интранет эчке корпоратив челтәр аша күрсәтелде. Бу ярышларны республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүчеләргә дә карарга мөмкинлек тудырды.
Шушындый күңелле хәбәрләр белән бәйгедә катнашучылар үзләре өчен билгеләнгән мәйданчыкларга таралышты. Менә ярышларга старт бирелде. Һәр мәйданчык янында киеренкелек сизелә, көч сынашучыларның куллары кулга йокмый. Хезмәтләрен башкару өчен никадәр көч, төгәллек, игътибарлылык, җитезлек кирәк икән аларга. Чынлап та, нефтьче һөнәре бик авыр, кара алтынның һәр тамчысы маңгай тире түгеп табыла.

«Ярышлар, чынлап та, Универсиададагы кебек кызу икән», дип искәртте бәйге барышын компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, район башлыгы Мәҗит Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, ветераннар һәм башкалар белән бергәләп карап йөргән Премьер-министр.

Нефтьчеләр арасында иҗатны үз итүчеләр дә байтак. Аларның кул эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәдә нәрсә генә юк. Төрле картиналар, агачтан скульптура, хәтта бала караватларын үзләре ясаучылар да бар. Сокландыргыч!
Менә бәйге тәмам. Кабат тезелешкәнчегә кадәр конкурсантлар, бәйге кунаклары, җанатарлар игътибарына концерт программасы тәкъдим ителде, теләгәннәр спорт уеннарында катнашты, сәүдә рәтләрендәге сый-нигъмәттән авыз итте.
Дулкынландыргыч мизгелләр дә килеп җитте. Һәркем җиңүчеләрнең исемнәрен көтте. Нефть һәм газ чыгаручылар арасында беренчелекне "Әлмәтнефть" идарәсеннән Артур Камалетдинов звеносы яулады.

Катлам басымын саклау буенча узган елгы җиңүче "Әлмәтнефть" идарәсеннән Илнур Фазлыев звеносын икенче урынга калдырып, "Нурлатнефть"тән Марат Курамшин звеносы иң остасы булып танылды.

Нефть әзерләүчеләр арасында "Прикамнефть"тән Алексей Аделев сменасы, бораулаучылар арасында Әлмәт бораулау эшләре предприятиесеннән мастер Реналь Габидуллин вахтасы, скважиналарга капиталь ремонт ясаучылардан "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" ҖЧҖдән Илсур Ханнанов бригадасы, скважиналарга җир асты ремонты ясауда "Лениногорскнефть"тән мастер Артур Рәхимов вахтасы беренче урынга чыкты. Хәйдәр Адиганов ("Татинтек" ҖЧҖ) КИП һәм А слесарьлары, Нияз Шәяхмәтов ("ЭлектроЭнергосервис" ҖЧҖнең Елховой энергоцехы) һава линияләрен ремонтлау һәм монтажлау буенча электромонтерлар, Рөстәм Нәбиуллин ("ТМС групп") электр җиһазларын ремонтлау һәм эксплуатацияләү буенча электромонтерлар, Ринат Мәүлетов ("ДиагностикаЭнергосервис" ҖЧҖнең Җәлил участогы ) электр җиһазларын көйләү буенча электромонтерлар, Алексей Сосенков ("Елховнефть") электр белән эретеп ябыштыручылар, Владимир Яшин ("ТМС групп" ) токарьлар, Әскәр Әбләзов ("Татспецтранспорт"ның Җәлил УТТсы) шоферлар арасында җиңү яуладылар. Иң дулкынландыргычы кайсы предприятиенең җиңүче булып танылуын көтү булгандыр - кубок быел күчәрме-юкмы? Менә өч ел инде аны "Елховнефть" идарәсе үз кулыннан ычкындырмый. Афәрин, елховнефтьлеләр! Күчмә кубок быел да күчмәде - беренче урынны дүртенче ел рәттән "Елховнефть" командасы алды. "Әлмәтнефть" һәм "Ямашнефть" идарәләре узган елдагы кебек шул рәвешчә икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
Шәфәгать Тәхаветдинов җиңүчеләрне тәбрик итеп, бәйгене нефть олимпиадасы дип атады.

- Эшчеләрнең җиңүгә омтылышы һәм югары осталыгы сокландырудан туктамый, "Татнефть" һәрвакыт производствога алдынгы технологияләр кертүгә зур игътибар бирә. Хәтта иң заманча техника һәм эшкәртүләр дә белем, хезмәт сөючәнлек һәм осталык булмаганда нәтиҗә бирми. Бәйге Татарстан нефтьчеләре хезмәт эстафетасының ышанычлы кулларда булуын күрсәтте. Призлы урыннар төрле булса да, биредә җиңелүчеләр юк, - диде ул, бәйгегә йомгак ясап. Генераль директор белән һәркем килешәдер, бәйге корпоратив чара кысаларыннан чыгып күптәннән зур бәйрәмгә әйләнде. Анда коллективлар, гаиләләр белән киләләр. Ә Премьер-министрның катнашуы тагын бер кат һөнәри осталык бәйгесенең әһәмияте һәм статусы югары булуы хакында сөйли.

"Татнефть-ӘлмәтРемСервис" ҖЧҖдән Илшат Шириязданов бригадасы:- Без скважиналарга капиталь ремонт ясауда көч сынаштык. Узган ел беренче урын алган идек, быел өченче урынга калдык. Практикабыз бик әйбәт булды, теориядә бераз сынаттык. Командаларның барысы да көчле. Бәйгедә өченче ел катнашабыз. Шулай булса да каушатты. Бүген безгә бәйрәм дә, ял да. Безнең өчен җан атарга хезмәттәшләребез, гаиләләребез дә килде.

Максим Шишков, "Нурлатнефть" идарәсенең ППД операторы:

- Узган ел безнең звено сигезенче урын белән канәгатьләнгән иде. Быел беренче урын алдык. Идарә җитәкчесенең юбилеена әйбәт бүләк булды бу. Әле дә җиңүче булуыбызга ышанып бетеп булмый. Мондый бәйгеләр бик кирәк дип исәплибез. Ул башка идарәләрдә эшләүчеләр белән аралашу чарасы да

.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса