Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә нефть олимпиадасы гөрләде

"Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе полигонында "Татнефть" җитештерү төркеменең яшь эшчеләре арасында һөнәри осталык бәйгесе узды.

Быелгысы башкалардан аерылып торды: чөнки юбилейлы иде. Әлеге нефть олимпиадасын оештыруга инде 45 ел тулган.

Бәйрәмне ачу тантанасына "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, Директорлар советы әгъзалары, структура һәм нефть оешмалары җитәкчеләре, нефть сәнәгатендә күп еллар хезмәт итеп, хәзер лаеклы ялда булган оешма ветераннары һәм, әлбәттә, нефть табуда төп көч куйган гади эшчеләр килгән иде. Бәйгедә катнашучыларны генераль директорның беренче урынбасары, "Татнефть" ААҖнең баш инженеры Наил Ибраһимов сәламләде:

- Елдан-ел әлеге чараның әһәмияте арта бара. Ул һөнәри күнекмәләрне

камилләштерүдә һәм тәҗрибә уртаклашуда кызыксындыру чарасы булып тора. Тагын да намуслырак эшләү өчен эшчеләргә үзенә күрә бер стимул санала, дәрәҗәсе дә бәйгенең шуңа арта, - дип билгеләп үтте ул.

"Татнефть" профсоюз комитеты һәр елны структур бүлекчәләрнең ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары арасында смотр-бәйге игълан итә. 2015 елдагы смотр нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип "Юность" («Әлмәтнефть») лагере табылды. Тантанада "Татнефть" ААҖнең XXVIII спартакиадасына да, корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары арасында барган бәйгегә дә йомгак ясалды.

Беренче ел гына түгел, инде үзләрен берничә тапкыр сынап карап, үҗәтлек белән беренчелекне алырга теләгән осталар, командалар бар иде арада. Биредә һәр секунд кадерле (һәркайда нәтиҗәне секундның йөздән бер өлешенә кадәр төгәллек белән күрсәтеп баручы электрон таблолар тора), хәрәкәтләре автоматлаштырылган.

Әмма гадәттәгечә яшьләр бу юлы да югары дәрәҗәдә осталык, чыдамлык, ихтыяр көчләрен күрсәтте . Моннан тыш, нефть олимпиадасы үзенең җанлы концерт номерлары белән дә таң калдыра. Гаиләләре белән зур бәйрәмне карарга килүчеләр рәхәтләнеп үзешчән җырчылар, биючеләр башкаруында җыр-моң дәрьясына чумды.

Кубок быел башка оешмага күчәрме-юкмы? Һәркемне кызыксындырган сорау булды ул. Юк, быел ул күчмәде. Узган елгы кебек ул "Әлмәтнефть" идарәсе командасы кулында калды. Икенче урын "Елховнефть", өченче урын "Ямашнефть" идарәсе коллективына бирелде.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов әлеге бәйгегә йомгак ясап, бәйгедә катнашучы яшь белгечләр Татарстан нефть мәктәбенең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат раслады, дип белдерде. Һөнәри осталык бәйгесен үзенә күрә бер хезмәт бәйрәме дип атады.

Надежда Сайбель, нефть сәнәгате ветераны:

- Кул эшләре белән моннан 8 ел элек пенсиягә чыккач шөгыльләнә

башладым. Нефтьчеләр булсак та, безнең күңел дә иҗатка тартыла бит! Күңелемә бисерлар һәм крестиклар белән чигү хуш килде. Мондый бәйгеләрдә безнең кебек хисле нефтьчеләргә дә урын тапкач, бик тырышып эшлибез инде. Нинди генә һөнәрдә булса да, кеше үз эшен яратып һәм иҗади якын килеп башкарырга тиеш дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса