Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы узды

Шәһәрдә һәм районда әфьюн кулланучылар алдагы еллар белән чагыштырганда кимесә дә, 2009 елдан башлап күрсәткечләр һаман да республиканыкыннан югары кала бирә - бездә 100 мең кешегә 361,1 наркоман туры килә, Татарстан буенча ул 275, 25. Бу теркәлгәннәр генә. Әлеге саннар наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чәршәмбе көнне узган утырышында китерелде.

Төбәктә наркотиклар белән бәйле торыш тынычланырга ирек бирми. Әлмәт бу юнәлештә "алдынгылыкны" кулдан ычкындырмый. Статистикага гына күз салыйк: чәчләр үрә тотырлык. Узган ел Әлмәт районара наркоконтроль бүлеге тарафыннан 82 җинаять теркәлгән. Аларның 64 е аеруча авыр категориягә карый. 33 гаепләнүчегә карата 27 җинаять эше судка җибәрелгән. 14 наркопритон ябылган. Быел да инде административ хокук бозулар өчен 44 беркетмә төзелгән.

- Хилафлыклары өчен тоткарланучыларның күпчелеге 23-30 яшьлекләр һәм беркайда да эшләмәүчеләр, - диде наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль службаның Әлмәт районара бүлеге начальнигы Айрат Шакиров.- Аларның 80 проценты үзләре дә наркотиклар куллана.

Наркотик матдәләрнең төре үзгәрә бара. Ел саен 8-10 яңасы пәйда була. Бәйлелектән арына алмаучыларның шактые азык-төлек өчен кулланыла торган мәк орлыгыннан ясалган әфьюнга өстенлек бирә. Тик шунысын да искәртеп үтәсе килә, узган ел әфьюн яратучыларның башына нәкъ шул мәк җиткән дә инде. Ә яшьләр Кытайдан кертелүче яңа синтетик психоактив матдәләр өчен сәламәтлекләрен куркыныч астына куярга әзер, чөнки синтетиканың шизофрениягә кадәр китереп җиткергән очраклары да күп икән. Айрат Шакиров алар белән сәүдә итүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту җиңел түгеллеген дә искәртте. Сатучы белән сатып алучы бер-берсен күрми, наркотиклар кулдан-кулга тапшырылмый, акча электрон түләүләр аша җибәрелә, сөйләшүләр интернет, смслар аша гына алып барыла, әфьюн яшерен урынга куела.

- Икенче бер проблема - синтетик наркотикларның барысын да рәсми рәвештә әфьюн итеп теркәгәнче ярты елдан артык вакыт уза, алар исемлеккә кертелү белән базарда яңа төрләре пәйда була. Нәтиҗәдә үлем белән сәүдә итүчеләрне җәзага тарту кыенлаша. Аптырагач, без мондый "акыллы" сәүдәгәрләрне җинаять җаваплылыгына тарту өчен законлы юллар эзли башладык. Кызганычка каршы, Россиядә яңа психоактив матдәләрне тикшерүче үзәк Пермьдә генә. Без тәмәке рәвешендәге катнашманы үзебез акча түләп экспертизага алып бардык һәм нәтиҗәдә республикада беренчеләрдән булып Әлмәт районара бүлеге наркотик матдәләргә тиңдәш катнашманы законсыз саткан өчен җинаять эше кузгата алды.

Үсмерләрнең җиңел табыш алу теләге белән чоңгылга төшүләре кызганыч. Узган ел тоткарланган синтетик әфьюн сатучы балигъ булмаган өч кыз һәм 20 яшьлек егет чәчәк кебек вакытларын бүген рәшәткә артында уздыралар.

Кемдер үлем белән көрәшә, әфьюн кулланучылар үлемне сатып ала. Наркология диспансеры баш табибы Сирень Халиков билгеләп үткәнчә, быелның өч аенда тагын биш кешегә "наркотикка бәйле" диагнозы куелган. Исәптә торучыларның күпчелеге (578 кеше) 30-49 яшьлекләр. Икенче юлны 25-29 яшьлекләр алып тора. Ирләрне көчле затлар дисәләр дә, ихтыяр көчләре нык түгел, күрәсең - әфьюн яратучылар хатын-кызларга караганда җиде тапкырга артыграк һәм күпчелегенең даими керем чыганагы юк.

Руль артына хәмер кулланып утыру җинаятькә тиң, диләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре әфьюн "кәефе" астында машина белән идарә итүчеләрне ачыклау җиңел түгеллеген әйтә. Алай да бу юнәлештә дә эш туктамый, наркологка исәптә куелганнар тимер атларыннан аерылып торырга мәҗбүрләр. Икенең берсе инде - йә руль, йә әфьюн. Узган ел биш кешегә таныклыгын еракка куеп торырга туры килсә, быел әлегә мондый очрак теркәлмәгән. Әмма шунысы шатландыра, наркоманнар арасында кабат тормышка кайту теләге булганнар арта бара. Һәрхәлдә, калабызның баш наркологы стационарда дәваланучыларның артуын ассызыклады. Шөкер, быелгы язгы тикшерүләрдә укучылар һәм студентлар арасында наркотик матдәләргә бәйлеләр ачыкланмаган.

Без теркәлгән наркомания авырулары хакында гына сүз алып бардык. Әгәр аларның һәммәсе диспансерга мөрәҗәгать итсә, саннар тагын да зуррак булыр иде. Кабаттан сәламәт тормыш белән яшисе килеп тә, тик исемнәрен белдерергә теләмәгәннәргә нишләргә? Андыйлар өчен шәһәрдә 2012 елдан наркоманнарның аноним ширкәте эшли. Бүген аның 42 әгъзасы бар. Тормышларын үзгәртергә теләге булганнарга ширкәтнең телефонын китерәбез: 89003225586.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса