Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә наркотиклардан агуланып үлүчеләр бар

Республикада узган ел беренче тапкыр соңгы биш ел эчендә наркомания диагнозы белән исәптә торучылар саны кимегән.

Кимү 11 процент тәшкил иткән. Башкача әйткәндә, Татарстанда 2013 елда 100 мең кешегә 255 наркомания белән авыручы туры килгән. Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итүче федераль службаның Татарстандагы идарәсе начальнигы Фаяз Шабаев коллегиядә ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, синтетик наркотиклар белән хәл һаман да борчуга салырлык. Бу уңайдан "кара" исемлектә Яшел Үзән, Яр Чаллы, Казан, Бөгелмә, Түбән Кама белән беррәттән Әлмәт тә бар. Соңгы өч елда 2 тонна наркотик тартып алынган. Күп кенә каналларны ябу аркасында героин һәм гашишка бәя өч тапкырга арткан. Наркоҗинаять белән тотылучы балигъ булмаганнарның саны арта төшкән. Наркоманнарның яңа категориясе - күзләре төшкән бар нәрсәне кулланучы полинаркоманнар пәйдә булган. Соңгы дүрт елда республикада 80 нән артык яңа психоактив матдә ачыкланган. Узган ел наркотик матдәләр белән агуланып үлүнең 56 очрагы теркәлгән. Үлүчеләрнең күпчелеге Әлмәткә, Түбән Камага, Бөгелмәгә туры килә, дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online". Өч ел эчендә наркотикларга каршы чараларга 85 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 2014-2020 елларга тагын 140 миллион сум каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса