Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә наркоконтроль идарәсе вәкилләре гражданнарны кабул итә

Иртәгә, 3 сентябрьдә, 10.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Әлмәттә наркоконтроль идарәсе вәкилләре Радищев урамы, 75 нче йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.

Бу уңайдан әлмәтлеләр үзләрен кызыксындырган сораулар белән наркоконтроль идарәсе начальнигына, аның урынбасарына, шулай ук мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгечләренә, муниципаль район җитәкчелеге вәкилләренә шәхсән мөрәҗәгать итә алалар. Үзең белән паспорт алып килү мәҗбүри.

Татарстан наркополициясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итүе яңа уку елы башлануга туры китерелде. Наркополицейскийларның төп максаты кешеләрне нәрсәләр борчуын, бигрәк тә яңа синтетик наркотиклар белән бәйле рәвештә килеп туган вәзгыятьне ачыклаудан гыйбарәт. Шунысы мәгълүм, Татарстанның Кама аръягы төбәгендә яшүсмерләр медикаментларның экстремаль дозаларын каты исерткечләр белән бергә куллана башлаганнар. Кызганычка каршы, шундый очракларның берсе үлемгә китереп җиткергән. Менә шуңа бәйле рәвештә наркотиклар белән бәйле вәзгыятьне өйрәнү һәм җинаятьләрне кисәтүнең яңа алымнарын эзләү максаты белән наркоконтроль идарәсе республиканың берьюлы җиде шәһәрендә гражданнарны кабул итүне оештыра да.

Кабул итү Әлмәттә Россия наркоконтроль службасының ТР буенча идарәсе районара бүлегендә оештырыла, дежур бүлек телефоны: (8553) 45-26-94.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250