Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары старт алды

Ике көннән каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Әлеге дата алдыннан кичә Әлмәттә аның истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары старт алды. 51 нче тапкыр оештырылган бәйге икенче ел рәттән бездә уза. Быелгысына 420 спортчыдан торган 50 команда килде. Батырлар тугыз үлчәү авырлыгында бил алышачак.

Төбәктә татар-башкорт көрәше - иң популяр спорт төре. Авылларда да, шәһәр спорт залларында да аның белән шөгыльләнүчеләр күп. Нәтиҗәләр дә сөенерлек. Ике ел рәттән Әлмәт көрәшчеләре гомумкоманда беренчелегенә ия булды. Мәртәбәле ярышларның быел да Әлмәттә узуы оештыручыларның моны тануы булса кирәк. Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов та турнирны ачу тантанасында: "Көрәш буенча спорт елын Әлмәттә башлыйбыз", - дип шуңа ишарәләде.

- Җиңү җиңел бирелми. Моның шулай икәнлеген елның төп старты - Олимпиада ачык күрсәтә: Россия спортчылары тарафыннан медальләр авырлык белән яулана , - диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, спортта табигый талант белән генә уңышка ирешеп булмый. Еллар дәвамында тырышлык куеп шөгыльләнгәннәр генә уңышка ирешә.

- Тормышның һәр көне көрәш. Кеше көн саен көндәше белән булмаса да, авырлыклар һәм һәрдаим үзе белән көрәшеп яши, - ди федерация президенты.

Популярлыгын ассызыклап, ул көрәшне бүген хоккей белән ярыша ала торган милли спорт төре, дип ассызыклады. Дөрес, финанслау буенча гына көчләр тигез түгел.

- Акча кызганмый торган гамәлләр була. Мисал өчен, мәгариф, - ди оештыручыларның берсе, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. - Көрәшне дә шул исемлектә атарга мөмкин. Чөнки ул татарның рухын саклый, берләштерә торган спорт. Соңгы вакытта ул хәтта киенү зәвыгы, заллар әзерлеге һәм башка яклары белән сәнгать дәрәҗәсенә чыкты.

Көрәшне популярлаштыру шулай ук яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, аларда тәвәккәллек, горурлык, ныклык, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә отышлы алым. Көрәшне ачу тантанасында катнашучылар, мәсәлән, Әлмәттә көрәшнең тарихы данлы, киләчәге өметле булуына ышана. Марат Әхмәтов та безнең спортчыларга узган елларда яулаган казанышларын саклап калуларын теләде. Саклау дигәннән, бәйгене оештыручы "Ватаным Татарстан" газетасы ике ел рәттән яуланган гомумкоманда беренчелеген Әлмәт быел саклый алмас дигән шик белдерде. Янәсе, 70 кг үлчәү авырлыгында "чемпион" титулы фаразланган Руслан Нургалиевның быел көрәшмәве дә бу шикләргә нигез (тез сеңерләре өзелеп, катлаулы операция кичергән һәм чираттагысына әзерләнгән Руслан бу ярышларны җанатар буларак күзәтә. Л.М.). Әлеге фаразларга район башлыгының җавабы болайрак:

- Һәр спортчы фәкать җиңү максаты белән көрәшкә чыга. Һәм ул көрәштә тик көчлеләр җиңүче кала. Мин Әлмәт батырларын иң көчле командаларның берсе дип таныйм һәм гадел көрәштә җиңүләренә ышанам.

Кара алтын башкаласы данын быелгы турнирда 10 көрәшче яклый. Бүген көрәшчеләр арасында Муса Җәлил призына иң дәрәҗәле ярышларның иң җаваплы көне - чемпионнар билгеле булачак.

Ләйләгөл Минаева

Руслан Бажутов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250