Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә мохтаҗларга тантаналы шартларда фитыр сәдакасы өләштеләр

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте шәһәребездәге мохтаҗ инвалидларга һәрдаим ярдәм күрсәтергә тырыша. Физик мөмкинлекләре чикле булган мохтаҗларга районыбыз һәм шәһәребез мәчетләрендә Изге Рамазан ае кысаларында җыелган фитыр сәдакасыннан беренче тапкыр тантаналы шартларда мул табын артында өлеш чыгарылды.

Элек-электән хәйрия, сәдака тарату татар халкының күркәм гореф-гадәте саналган. Динебездә гомер-гомергә дәвам иткән хәйриячелек бүген дә тукталмый. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә: "Изгелек кылуда бер-берегез белән ярышыгыз", - диелгән.

Изге чарада катнашучыларны Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибәт тарафыннан инвалидларга күрсәтелгән игътибарны хуплап, пәйгамбәребезнең: "Кем мәрхәмәтлелек күрсәтмәсә, мәрхәмәтлелек күрмәс", - диелгән хәдисенә басым ясады.

Инвалидлар, мохтаҗ гаиләләр өчен уздырыла торган төрле хәйрия чараларында районыбыз җитәкчелеге дә бик теләп катнаша. Район башлыгы Мәҗит Салихов әлеге ярдәмнең бик күркәм гамәл булуын билгеләп үтте, аның дәвамлы булуын теләде, зур рәхмәтләрен җиткерде.

Мохтаҗ инвалидларга даими кайгыртучанлык күрсәтеп торучы предприятие-оешмалар арасында "Татнефть" җәмгыятенә тиңнәр юк. "Татнефть"нең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров та әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады.

Мөмкинлекләре чикле мохтаҗларга фитыр сәдакасын һәм азык-төлек тутырылган пакетларны чарада районыбыз һәм шәһәребез мәчетләре имамнары үзләре тапшырды. Бу көнне барлыгы 150 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шакирҗанов инвалидларга булышып торучы мөхтәсибәткә ихлас рәхмәтләрен белдерде.

Бүгенге көндә хәйрия хәер сәдәкасына гына калмасын иде. Без мөселманнар, үз чиратыбызда, электән килгән хәйриячелеккә юнәлгән гореф-гадәтләребезне торгызырга тиеш. Булган бит шундый заманнар, кайчан байлар, үз малларыннан өлеш чыгару өчен, мохтаҗлар таба алмый тилмергән. Ул чакларда зәкәт бирүчеләр саны арткан, ә алучылар саны, киресенчә кимегән. Рәсүлебез әйткән: «Әгәр адәм баласы мохтаҗлыкка дучар булып, кешеләрдән ярдәм сораса, ул беркайчан да хәерчелектән арына алмаячак, әмма, әгәр ул ярдәм сорап Аллаһ Тәгаләгә сыенса, иртәме - соңмы, Аллаһы Тәгалә чишелү юлын күрсәтәчәк".

Ландыш Гыймаева

Руслан Бажутов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250