Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә микрорайоннарда җыелышлар бара

Шәһәрдә территориаль иҗтимагый советларының яшәүчеләр алдында башкарган эшләренә исәп-хисап тотулары дәвам итә.

10 һәм 20 нче ТОСларның җыелышларында район башлыгы Мәҗит Салихов та катнашты. Әлеге иҗтимагый советларның баш предприятиеләре "СМП-Нефтегаз" ААҖ һәм "Татнефтедор"ның АУАД вәкилләре чыгышыннан күренгәнчә, быел да территорияләрне төзекләндерү буенча байтак кына эшләр башкарылган.
Төхфәтуллин урамында яшәүчеләр үтенече буенча Завод урамыннан Промышленнаяга кадәр тротуар ясалган. Бу максатка 350 мең сум акча тотылган. Герцен урамыннан Интернациональная урамына кадәр дә җәяүлеләр тротуарын төзекләндерү планлаштырыла. Чыгымнар 1 миллион 200 мең сум тәшкил итәчәк. 4 нче мәктәпкә агымдагы ремонт ясауга 1 миллион 113 мең сум акча бүленгән.
АУАД тарафыннан Ломоносов, Интернациональная, Төхфәтуллин, Сөләйманова, 8 Март, Герцен, Шоссейная, Таһиров һәм башка урамнардагы юллар ремонтланган. "Дорожник" паркында 300 мең сумнан артыклык бәягә балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Калган предприятиеләр дә төзекләндерүгә өлеш керткәннәр.
Азактан район башлыгы һәм служба җитәкчеләре халыкның сорауларына җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X